Милли моңнар агылды Акатуй бәйрәмендә
Язгы эшләр тәмамланганнан соң, чуваш халкы элек-электән Акатуй бәйрәмен билгеләп үткән.
Әлеге бәйрәмне Уби авылында үткәрү гадәткә керде. Биредә махсус Акатуй мәйданы булдырылды, тирә-ягы төзекләндерелде, бәйрәм итү, сату-алу өчен урыннар ясалды. Мәйданның авыл уртасында урнашуы да һәркем өчен уңайлы.
Акатуй узасы көнне чиләкләп яңгыр койды. Әмма бу гына чараны үткәрүгә тоткарлык ясый алмады. Көтеп алынган яңгырны бәйрәмгә тамаша килергә килүчеләрнең һәммәсе шатланып кабул итте һәм мәйданнан берсе дә китәргә ашыкмады. Бәйрәмнең төп өлеше башланганчы район башлыгы Марат Гафаров, бер төркем кайткан кунаклар белән, Уби авылындагы обелискка Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә, аннан соңгы хәрби хәрәкәтләрдә Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәгәннәрне хатерләрдә яңартып, чәчәкләр салдылар. Биредә үк актив хәрби хәрәкәт ветераннары, волонтерларга «Махсус хәрби операциягә теләктәшлек белдергән» өчен дигән медаль тапшыру тантанасы узды. Алексей Ярухин, Олег Кузнецов, Юрий Петуховка гуманитар ярдәм җыюга булышканнары өчен Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Акатуй мәйданында кунакларны районыбызның «Хӗлхем», «Çӗпрел» чуваш халкы фольклор ансамбльләре сәламләде. Милли гореф-гадәтләргә хас күренешләр: Аллаһы Тәгаләдән тыныч, имин көннәр, уңышларның мул булуын сорау кебек йолалар башкарылды.
Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, РФ Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Татарстан Республикасының һәм Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, «Созвездие-Йолдызлык» һәм «Наше время — Безнең заман» фестиваленең инициаторы Дмитрий Туманов, Шомыршы, Красноармейск муниципаль районы җитәкчеләре Сергей Галкин, Павел Семенов, «Сувар» республика чуваш газетасы баш мөхәррире Ирина Трифонова, ТР буенча чуваш хатын-кызлары берлеге рәисе Сильвия Чаркина, запастагы подполковник Владимир Ярухин, райондагы чуваш милли-мәдәни үзәк рәисе Алексей Ярухин бәйрәм уңаеннан җылы теләкләрен ирештерделәр.
—Милли гореф-гадәтләребез яшәсен, бәйрәмнәребез халыкларны берләштереп торсын, дөньялар тыныч булсын,-диде район башлыгы бәйрәмне ачу тантанасында. Ул, шулай ук, бүгенге көндә Ватан сагында торучы егетләребезнең батырлыгын билгеләп үтте, мәйдан уртасына чакырып аларга олы рәхмәтләрен әйтте, бүләкләр тапшырыды.
Бәйрәмдә авыл җирлекләре башлыклары көче белән оештырылган милли чуваш ишегаллары эшләде. Анда кунакларга милли ризыклар тәкъдим иттеләр, һөнәри эшләнмәләр, мастер-класслар күрсәтелде.
Бәйрәмнең гүзәл бер өлеше булып — «Акатуй пики (чибәре)» матурлык һәм талантлылык бәйгесе тора. Анда милли киемнәрдәге чуваш кызларының чыгышларын күрергә мөмкин. Акатуйда бу бәйгегә нәтиҗәләр ясап, җиңүчеләргә Дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
Тантаналы өлештән соң спорт ярышлары, уеннар башланды. Көрәш, аркан тарту, армспорт, баганага менү һәм башка күп уеннарда һәркем үз көчен сыный алды.
«Акатуй» бәйрәме гасырлар дәвамында ирекле көрәше белән дә дан тота.
Быелгы батырлар:
35 кг авырлыкта: 1 урын — Александр Чернов (Алешкин-Саплык), 2 урын — Степан Григорьев (Хорновар-Шигали), 3 урын — Степан Григорьев (Иске Алгаш); 40 кг авырлыкта: 1 урын — Егор Юдин (Алешкин-Саплык), 2 урын — Тимофей Трофимов (Яңа Элмәле), 3 урын —Николай Акимов (Матак); 50 кг авырлыкта: 1 урын — Николай Акимов (Матак), 2 урын — Кирилл Юдин (Алешкин-Саплык), 3 урын —Роман Романов (Алешкин-Саплык); 60 кг авырлыкта: 1 урын — Александр Акимов (Матак), 2 — Никита Федотов (Алешкин- Саплык), 3 — Кирилл Чата (Иске Алгаш); 70 кг авырлыкта: 1 урын — Павел Марков (Яңа Элмәле), 2 урын — Валерий Мендеев (.....), 3 урын —Егор Михайлов (Уби); 80 кг авырлыкта: 1 урын — Вадим Чернов (Матак), 2 урын — Александр Ильимов (Яңа Элмәле), 3 урын — Илья Чемуков (Иске Алгаш); 80 килограммнан артык авырлыкта: 1 урын — Алексей Шингарев (Матак), 2 урын — Николай Цыфаркин (Уби) җиңү яуладылар.
Акатуйның абсолют батыры булып Алексей Шингарев (Матак авылы) танылды.
Бәйрәмдә төрле сәүдә рәтләрең эшләп торды. Ашханәләр хезмәт күрсәтте, шашлык пеште, балалар өчен уеннар оештырылды.
Милли моңнарыбызны Чуваш дәүләт академия җыр һәм бию ансамбле, район сәнгать йорты иҗат коллективлары, чуваш эстрадасы артистлары, яшь йолдызчыклар: апалы-сеңелле Чаркиналар бүләк иттеләр. Аларга кушылып халкыбыз рәхәтләнеп бәйрәм итте.
ХӨРМӘТЛЕ ДУСЛАР! РАЙОНДАШЛАР!
10-20 июнь көннәрендә район газетасына ташламалы язылу декадасы уза. Язылу бәясе — 780 сум 24 тиен.
Башка мондый мөмкинлек булмаячак! Файдаланып калыгыз!
Декадада катнашуыгызны сорыйбыз — почта бүлекчәләрендә, редакциядә һәммәгезне көтеп калабыз! Хат ташучылар аша да яраткан газетагызга язылырсыз дип ышанабыз!
Шалтыратыгыз, языгыз, килегез!
Без һәммәгез өчен ачык!
Телефон: 8 (843-75) 2-26-42, 2-23-43.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев