Иске Чокалы авылының 1978нче чыгарылыш сыйныф укучылары концерт куйды
“Узма әле, яшь гомер” дип исемләнгән чара барлык авыл халкын мәдәният йортында җыйды.
Рәсәйдә Февраль аеның беренче шимбәсендә сыйныфташлар очрашуы көне дип билгеләп үтелә.
Иске Чокалы авыл мәдәният йортында 1-Февраль кенне 1978 елда Иске Чокалы сигез еллык мәктәпне тамамлаган (А һәм Б) классларында укыган укучылар берләшеп “Узма әле, яшь гомер” дип исемләнгән барлык авыл халкын мәдәният йортында җыеп бик зур кичә үткәрделәр.
Мондый очрашу Чүпрәле районында беренче тапкыр концер-тамаша форматында узды. Чараның идея авторы Радик Камалов ярдәмчелере Фарит Сагдеев, Дамир Низамов, Дилүзә Аббазова. Иганәчесе Альфик Валеев. Классташлар сигез еллык мәктәпне тәмамлаганга 2023 елда 45 ел тулу хөрмәтенә җыелышкач, авыл халкы белән очрашуны һәм авыл мәдәният йортында чара оештырырга планнаштырганнар.
Концерт барышында, классташлар 48 ел элек булган тормыш хәтирәләрен искә алдылар. Барлык укыткан укытучылары турында сөйләп үттеләр, аларга багышлап язылган шигырь юллары белән таныштырдылар, һәм бер минут тынлык белән искә алдылар. Бу тамашага классташлар илебезнең терле шәһәрләреннән, төрле профессия хезмәткәрләре булуларына карамастан, иҗат чыгышларын әзерләп кайтканнар һәм халыкка бүләк иттеләр.
Бәйрәм ахырында янадан очрашу нәсеп булсын диеп, “Саубуллашу” җырын җырлап кичәне тәмамладылар, узләре турында истәлеккә рәссам тарафыннан ясалган мәктәп рәсемен халык карамагына мәдәният йортына бүләк иттеләр .
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев