Иске Чокалы авылында бәйрәм концерты узды
23 февраль көнне Иске Чокалы авылы мәдәният йортында "Халык талантлары балкышы" фестивале кысаларында Ватанны Саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты узды.
Концертны "Әссәләмугаләйкүм!" дигән сәләмләү җыры белән мәдәният йорты директоры Ильфак Әсхәров башлап җибәрде. Шуннан сүз Иске Чокалы авыл җирлеге башлыгы Рәмис Низаметдиновка бирелде. Ул җылы сүзләр белән тамашачыларны сәләмләде.
Концертта катнашучылар санында олы яшьтәге апалар бик актив катнаштылар. Чара барышында бик матур, моңлы һәм шул ук вакытта күңелле җырлар җырланды. Борынгы йолаларны искә төшерү уңаеннан, Иске Чокалы мәдәният йорты фольклор коллективы "Орчык өмәсе" күренешен тамашачыларга тәкъдим иттеләр.
Концерт, үзәкне өздерә торган биюләргә да бай иде. Ничә төрле бию номерлары башкарылды: татар халык биюе, "Современный" , "Шуточный", "Индийский", "Молодежный" һәм башкалары.
"Регистрационная палата" дигән кызыклы инсценировка тамашачыларга бик ошады. Тамашачылар һәр чыгышны ачык йөз белән каршы алып алкышлар белән баеттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев