Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Мәдәният дөньясында

Чүпрәленең «Илһам»лы укучысы

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында яшь шагыйрьләр һәм язучыларның «Илһам» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр бирделәр. Әлеге тантанада 1 санлы Иске Чүпрәле гомуми урта белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Альмира Шакирова Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең поэзия буенча «Өметле киләчәк» номинациясендә җиңүче дипломына һәм истәлекле бүләккә ия булды.

Альмира әлеге бәйгенең икенче турында катнашып, язучылар һәм шагыйрьләр арасында үзе иҗат иткән шигырен сәнгатьле сөйләп күрсәтте. «Шаян песи» исемле шигыре бәйгедә иң яхшы дип табылган әсәрләр, шигырьләр белән бергә "Илһам"(альманах) җыентыгында басылды.

Бәйгенең йомгаклау тантанасын институт директоры Рәдиф Җамалетдинов ачып җибәрде.

«Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгы, Язучылар берлеге белән берлектә уздырылган «Илһам» яшь язучылар конкурсына нәтиҗәләр ясыйбыз. Залда безнең мәдәниятебезнең киләчәге утыра, чөнки чынлап та без сезгә зур өметләр баглыйбыз«,-диде ул. 

Шулай ук ул «Илһам» конкурсында катнашучыларның саны быел тагын да артуын, географиянең киңәюен ассызыклап үтте һәм җиңүчеләрне Казан федераль университетына укырга керергә чакырды.

Җиңүчеләрне тантаналы рәвештә бүләкләү чарасында укучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла, Татарстан Язучылар берлегенең әдәби консультанты, халык шагыйре Газинур Морат котлады.

Бәйгенең жюри рәисе, филология фәннәре докторы, татар әдәбияте кафедрасы мөдире Ләйлә Минһаҗева Ватанны Саклаучылар елында укучыларның эшләре арасында патриотизм темасына караган, туган илне ярату белән сугарылган әсәрләрне күрү күңелләренә якын булуын ассызыклап үтте.

Флера Яруллина, 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты мөгаллимәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев