Мәдәният дөньясында

Чүпрәленең эшләүче яшьләре– икенче

Фестивальнең финал өлеше ноябрь ахырында узачак.

Татарстанда эшләүче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» XI ачык республика телевизион иҗат фестиваленең йомгаклау зона этабы узды. 

Чара 20-21 октябрьдә  узды, анда 600гә якын кеше катнашты.

Алар арасында Чүпрәле районының «ТНВ»-«ТЯГ» эшләүче яшьләр командасы да бар иде.

Гомумкоманда зачеты нәтиҗәләре буенча чүпрәлеләр 2нче урынны яулады.

Фестивальнең финал өлеше ноябрь ахырында узачак, анда Чүпрәле командасы да чыгыш ясаячак.


Нет комментариев