Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәлеләр якташыбызның юбилей кичәсендә булып кайттылар

Галиәскар Камал театрында Фәнис Кәбирҗан улы Сафинның 50 еллык гомер бәйрәмен узды

Серле сәхнә дөньясы берәүләрне үсмер чактан үзенә җәлеп итсә, икенчеләр аңа соңрак тартыла. Бөек сәхнәләрне үз итеп, бүгенге көндә дә мәдәният, сәнгать дөньясына үзенең гомерен багышлаган райондашларыбыз Рафаэль Ильясов, Ринат Таҗетдиновлар, Һидият Солтановларны атарга була. Аларның эзләрен дәвам итүчеләрдән бүген Иске Чүпрәле авылы Фәнис Сафин да бар. 

Язмыш җилләре Фәнисне урта мәктәптән соң, Казан дәүләт мәдәният институтына алып килә. Биредә яшь студентның актерлык сәләте ачыла. Ул театр театр факультетында Наил Дунаев һәм Илдар Хәйруллинның актерлык курсын тәмамлый һәм Галискәр Камал исемендәге театр труппасына алына. Беренче диплом эше буларак башкарган роле дә Туфан ага Миңнулллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү» дә була. 

Галиәскар Камал театрына килгәч, андый рольләре дә тагын да арта. Чирек гасырдан артык вакыт эчендә академия театры сәхнәсендә актер 30дан артык роль башкара ул.

Төрле жанрдагы спектакльләрдә ир-ат образларының күпкырлы образын сурәтли. Алар арасында Гримм (Ф. Шиллерның «Разбойники»); Тоткавыл — «Җирән чичән һәм Карачәч сылу» (Н. Исәнбәт); Вазыйх — «Әле кичә генә яз иде» (Аманулла); Рәшит — «Килә ява, килә ява...», Роберт — «Бит» (З. Хәким); Ләбиб — «Саташкан сандугач» (Р. Зәйдулла); Галим — «Артист-шоу» (Г. Кариев, З. Хәким); Әмир — «Баскетболист» (М. Гыйләҗев); Зөлфәт — «Талак, талак» (Х. Вахит); Моратай — «Кыю кызлар» (Т. Гыйззәт); Кәримҗан — «Яра» (А. Гыйләҗев, М. Гыйләҗев); Фәндүс — «GO! Баламишкин» (Ф. Бүләков) һ.б.

Шушы көннәрдә узган алтын юбилей кичәсендә дә ул Илгиз Зәйниевның «Өйләнәм» спектаклендә дә баш рольне уйнады. Кичә ул эшләгән Галиәскар Камал театрында узды. Бәйрәмгә якташыбызны котларга район җитәкчелеге, якыннары, мәдәният хезмәткәрләре барды.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Айрат Җәлалов якташыбызны котлап, татар дөньясына керткән өлешен бәяләде, олы рәхмәтләрен белдерде, бүләкләр тапшырды. Бу көнне Фәнис Сафин Татарстан Рәисенең Рәхмәт хатына да ия булды.

Фәнис Сафинга Татарстанның атказанган артисты исеме 2014 елда тапшырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев