Чүпрәледән Илнур Шәйхәттаров студентлар язында 1 урынны яулады
Мәдәният дөньясында

Чүпрәледән Илнур Шәйхәттаров студентлар язында 1 урынны яулады

Фестиваль Татарстанның 18 районыннан 1000нән артык конкурсантны берләштерде.

Колледжлар өчен Студентлар язы Гала-концерты тәмамланды.

Фестиваль Татарстанның 18 районыннан 1000нән артык конкурсантны берләштерде.

9 иҗади юнәлеш буенча катнашучылар лауреат булдылар. 400дән артык гариза алынган һәм 390 номер күрсәтелгән.

ТР Чүпрәле районы тармак технологияләре техникумының 4 нче курс студенты Илнур Шәйхәттаров «Эстрадада җырлау» номинациясендә "Әнкәемне үбәр идем" җыры белән чыгыш ясап, 1 нче урынны алды.

Котлыйбыз, уңышлар телибез!


Нет комментариев