Чүпрәледә Зәки Нури исемендәге премияне тапшыру буенча комиссия утырышы узды
Премия 1998 елдан бирле бирелә.
Быел комиссия каравына.уннан артык эш кабул ителгән. Комиссия әгъзалары барлык эшләрне карап чыгып, нәтиҗәләр чыгардылар. Зәки Нури исемендәге премия ияләрен бүләкләү 2023 елның 11 июнендә Сабантуй көнендә узачак.
Белешмә
Зәки Нури 1921 елда Татар төкесе авылында туа. Бөек Ватан сугышында катнаша. . «Татарстан яшьләре» редакциясендә, Татар китап нәшриятында эшли. Татарстан язучылар берлеге, «Казан утлары» журналы белән җитәкчелек итә.
Әдәбият һәм иҗтимагый тормыш өлкәсендәге хезмәтләре өчен «Почет билгесе», Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнә. Зәки Нури әсәрләре белән алтмыштан артык җыентык, шул исәптән тәрҗемәләр басылган. Шагыйрь 1994 елда вафат була.
Зәки Нури исемендәге премия аның иҗатын популярлаштыруда һәм пропагандалауда, шулай ук татар телен саклауга һәм үстерүгә, яшь буынны татар халкы традицияләрендә тәрбияләүгә керткән өлеше өчен лаеклы шәхесләргә һәм учреждениеләргә бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев