Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәледә унҗиденче тапкыр «Мунчәли укулары» уза

Җыенга милли киемнәрдән килү сорала!

2024 елның 17нче августында Мунчәли авылында унҗиденче тапкыр төбәкара рухи, милли-мәдәни, дини бәйрәм «Мунчәли укулары» узачак. Дини җыен агымдагы Гаилә елын билгеләп үтү кысаларында «Гаилә кыйммәтләре һәм аның хәләл яшәү рәвеше» темасына багышлана.

Укуларда Ульян, Чувашия, Самара, Мордовия, Нижгар, Пенза өлкәләреннән күренекле татар җәмәгать эшлеклеләре, язучылар, дин әһелләре, галимнәр катнашачак.

Чарада татар-мишәр халкының милли киемнәре, бизәнү әйберләре, гаилә ядкарьләре, шәҗәрәләр, шәхси архив экспонатлары, нәсел китаплары күргәзмәләре тәкъдим ителәчәк. Тамбурлы чигү, күн әйберләре белән эшләү, вокал, милли уен коралларында уйнау буенча остаханәләр эшләячәк, мастер-класслар, балалар белән интерактив уеннар оештырылачак. Шулай ук, гореф-гадәтләр, йола күренешләре, фольклор ансамбльләре чыгышлары, милли киемнәр, сувенирлар сату нокталары булачак. 

Җыенга милли киемнәрдән килү сорала!

Бәйрәм кичке якта Авыл көне буларак дәвам итәчәк, җыр-моң, күңел ачулар булачак. Татар эстрадасының популяр артисты Марат Яруллин, Ильмира Нагимова һәм аларның иҗат төркемнәре чыгыш ясаячак.

Хөрмәтле райондашлар! Бәйрәмгә рәхим итегез!

Чаралар көндезге якта 9.00 сәгатьтә, кичке якта 18.00 сәгатьтә башлана. 


6+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев