Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Мәдәният дөньясында

Чүпрәледә Наталия Нагорнованың шәхси күргәзмәсе эшли башлады

Һәркемгә үз җире ягымлы. Шундый исем астында район балалар иҗат йортында Наталия Нагорнованың шәхси күргәзмәсе эшли башлады.

Экспозицияне күрергә килүчеләрне бу көнне рәсем сәнгатендә оригиналь техника һәм уңай хис-кичерешләр чолгап алды.

Күргәзмә Чувашия Республикасы Мәдәният, милләтләр һәм архив эше министрлыгы, Чувашия рәссамнар берлеге һәм Чүпрәле районы Башкарма комитеты теләктәшлеге белән оештырылды.

Наталия Нагорнова үз хезмәтләрендә Чувашия табигатенең гүзәллеген, аның киңлекләрен, традицияләрен һәм рухи мирасын чагылдырган. Аның һәр иҗаты үзара гармония һәм илһам белән тулы.
Тантаналы ачылышта сәламләү сүзе белән район Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов чыгыш ясады. Ул рәссамга иҗади уңышлар һәм яңа казанышлар теләде.

Район башлыгының Мактау грамотасын, бүләкләр тапшырды.

Балалар сәнгать мәктәбенең мөгаллимнәре дә Наталия Нагорнованың эшләренең эмоциональ булуын, картиналарда төсмерләрнең оста чагылыш табуын һәм гадәти образларга яңача карашын билгеләп үттеләр.

Рәссам үзе дә картиналар иҗат итүенең тарихы, иҗади планнары белән уртаклашты һәм җылы очрашу өчен барысына да рәхмәт белдерде. Аның тормыш иптәше — Чувашиянең халык, Россиянең атказанган рәссамы Владимир Нагорнов аңа ярдәм итүе турында, композиция буенча киңәшләр белән булышуы турында сөйләде.

Белешмә

Наталия Юрьевна Нагорнова Чебоксарда туган. Балачактан рәсем ясау белән мавыгып үскән. Сәнгать мәктәбен, сәнгать училищесын һәм И. Я. Яковлев исемендәге Чувашия дәүләт педагогия инстиутын тәмамлаган.
Төрле техника ярдәмендә: акварель, гуашь белән иҗат итә. Чебоксарның 1 нче санлы балалар сәнгать мәктәбендә белем биргән, аның укучылары — төрле бәйге җиңүчеләре.
Экспозиция 2025 елның июнь ахырына кадәр эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев