Чүпрәледә «Без бергә» фестиваленең зона туры узды
«Без бергә» фестивале — ата-бабаларыбызның бай мирасын саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру мөмкинлеге ул.
Район мәдәният йортында «Без бергә» республика балалар сәнгать халык иҗаты фестиваленең зона этабы узды. Фестивальдә җиде районнан: Апас, Тәтеш, Буа, Кайбыч, Кама Тамагы, Чүпрәле һәм Югары Ослан районнарыннан гомуми белем бирү һәм өстәмә белем бирү оешмалары укучылары катнашты.
Фестивальнең максаты–балаларның халык иҗаты өлкәсендәге сәләтләрен ачыклау, шәхси үзенчәлекләрен үстерү һәм аларны этномәдәни мирас кыйммәтләренә тарту.
Чара башланыр алдыннан фойеда фестивальдә катнашучыларның бай эчтәлекле казанышлар күргәзмәсен күрергә мөмкин иде. Анда кул эшләнмәләре, чигелгән, бәйләнгән әйберләр тәкъдим ителде.
Катнашучыларны Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов һәм мәгариф бүлеге начальнигы Газинур Хәлиуллов сәламләделәр, барысына да уңышлар һәм иҗади үрләр теләделәр.
Фестиваль программасы берничә номинация: вокал, хореография, инструменталь ансамбль, нәфис сүз, театраләштерелгән тамаша белән үрелеп барылды. Конкурста катнашучыларның чыгышларына мәртәбәле жюри бәя бирде.
Бу көнне «Без бергә» фестивале Татарстан муниципаль районнарының иҗат коллективлары арасында дуслык элемтәләрен ныгыту, шулай ук өстәмә белем бирү педагоглары арасында тәҗрибә уртаклашу өчен мөһим мәйданчыкка әверелде. Чарада иң әйбәт нәтиҗәләргә ирешкән катнашучылар фестивальнең Казанда узачак турында чыгыш ясаячаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев