Чүпрәледә балалар сәнгать мәктәбе үз талантларын чыгарды
Сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары районда үтүче бик күп чараларда актив катнаша, яшь талантлар республикакүләм конкурсларда да призлы урыннар яулый, үзләрен таныта.
27 яшь, иҗади сәнгать белән мавыгучы укучылар белем турында беренче документларын – мәктәпне тәмамлау турында таныклыкларын алдылар. Алар төрле уен кораллары (баян, гитара), җыр, рәсем сәнгате, фольклор һәм хореография бүлекләрендә белем алдылар. Балаларның һәркайсы катлаулы һәм мавыктыргыч сәнгать дөньясына ирешү юлын узды. Кемдер өчен бу киләчәктәге һөнәренең башы булачак, ә кемдер якыннарын һәм дусларын үз иҗаты белән сөендерәчәк.
Сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары районда үтүче бик күп чараларда актив катнаша, яшь талантлар республикакүләм конкурсларда да призлы урыннар яулый, үзләрен таныта. Мәктәпнең үзендә дә әледән-әле тематик чаралар еш оештырыла.
Мәктәпнең чыгарыш укучыларын район Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Айрат Җәлалов, район мәдәният бүлеге җитәкчесе зөлфәт Сәгъдиев һәм сәнгать балалар мәктәбе директоры Гөлия Усманова тәбрикләделәр.
Балаларның мәдәният үсешенә зур өлеш кертүләрен билгеләделәр һәм киләчәктә дә матурлыкка. Яктылыкка булган мәхшббәтләрен саклап калуларын теләделәр. Әти-әниләргә ярдәмнәре, теләктәшлек белдергәннәрне өчен рәхмәтләр әйттеләр.
Чарада чыгарылыш укучылары бүләк итеп, үзләренең концерт номерларын әзерләгән иделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев