Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Мәдәният дөньясында

Чүпрәле сәнгать мәктәбендә чыгарылыш отчет концерты булды

Быел 24 укучы балалар сәнгать мәктәбеннән белем алып чыга.

2025 елның 29 маенда Чүпрәле балалар сәнгать мәктәбендә зур вакыйга — чыгарылыш отчет концерты узды. 

Берничә ел дәвамында мәктәп музыка, рәсем сәнгате һәм биюне үз иткән укучылар өчен яңа могҗизалар тудырырга ярдәм итте. Әлеге эштә аларның һәркайсына тәҗрибәле мөгаллимәләр ярдәмгә килде.
2024-2025 уку елы бай һәм уңышлы булды: укучылар һәм укытучылар төрле конкурсларга, фестивальләргә, концертларга әзерләнделәр. Тырышлыклары район, республика, бөтенроссия һәм төбәкара дәрәҗәдәге дипломнар белән билгеләп үтелде.

Балаларның казанышларын күрергә әти-әниләре, дуслары килделәр. Концерт программасы да бу көнне аерым төсмерләр белән уйнады. Сәхнәдә бер-берсен сәләтле номерлар, җырлар һәм биюләр алмаштырып торды.

Укучыларга котлау сүзләре белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәләлов мөрәҗәгать итте. Ул яшь талантларны укуларын уңышлы тәмамлаулары белән котлады, аларга алга таба да уңышлар һәм якты җиңүләр теләде, шулай ук педагогларга хезмәтләре, һөнәргә тугрылыклары һәм укучыларга мәхәббәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Балалар сәнгать мәктәбе директоры Гөлия Усманова чыгарылыш сыйныф укучыларын тормышның мөһим этабы тәмамлану белән котлады, тырышлыклары һәм яхшы нәтиҗәләр өчен рәхмәт белдерде, шулай ук иҗатларының мәңгегә тугры юлдашы булып калуын теләде.

Кичәнең кульминациясе мәктәпне тәмамлау турында таныклык тапшыру булды. Быел 24 укучы балалар сәнгать мәктәбеннән белем алып чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев