Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Мәдәният дөньясында

Чүпрәле районында яшәп, иҗат итүче Барис Сабирҗановның иҗаты

Зур Чынлы авылында яшәп, иҗат итүче “Татарстанның атказанган укытучысы”, Зәки Нури исемендәге премия иясе Барис абый Сабирҗановның чираттагы иҗат җимешләре белән таныштырабыз.

Райондашыбызның шигырьләре күрше Ульян өлкәсендә нәшер ителүче “Өмет” гәҗитендә дә басыла. Газета укучы, үзе дә иҗат итүче Рима Имаметдинова: “Мин –гади укытучы” дигән шигыренә, җавап итеп мондый юллар юллаган:

–Барис абый тәбрик итәм,

Сез, мөгаен, оялчан.

Укытучы–серле сандык,

Гади булмас беркайчан.

Гәүһәр кеше үз гомерен,

Багышлыйдыр мәктәпкә.

Бары талант ияләре,

Өйрәтәләр әдәпкә.

Бала өчен остаз–галим,

Җирдә булган хәзинә.

Иман нуры балкып тора,

Бәхет тулы йөзеңдә.

Дәрәҗәле һөнәрегез,

Аң-белем таратучы.

Өстәвенә–оста шагыйрь,

Сез–затлы укытучы!

Һәркем бәхетле булсын!

Яңгырлар явып торсын,

Кояш ялтырап чыксын.

Ярсызлар ярын тапсын,

Һәркем бәхетле булсын.

Эшләр уңышлы булсын,

Кырларда иген уңсын.

Балалар туып торсын,

Алар бәхетле булсын.

Гомерләр тиз узмасын,

Яшьлек әрәм булмасын.

Җирдә сугыш туктасын,

Һәркем бәхетле булсын.

Безнең балачак

(Туганым Гөлбануга)

Балачакны искә алып,

Кабат елмайык әле.

Елау гадәтеңне беләм,

Тагын елатыйм әле.

Бер кошның ике канаты,

Булып үстек яшьлектә.

Шул яшьлекне искә алып,

Яшик әле бүген дә.

Шул булгандыр гүзәл яшьлек.

Әле дә истә – күп көлдек.

Үпкәләшкән чаклар булды.

Аны кичерә белдек.

Без үскәндә балчык өйләр,

Җанга рәхәт иделәр.

Тәрәз саен хәтфә гөлләр,

Безне хисләндерделәр.

Көянтәләребезне алып,

Нурми коена йөрдек.

Әхмәй тавын менгән чакта,

Суларыбызны түктек.

Шулкадәр бәләкәй идек,

Суга тагын менәбез.

Арыдык,- дип тормыйбыз.

Каз сакларга китәбез...

Шул вакыттагы кызыклар,

Һаман хәтердән китми.

Сыер тизәгеннән дәңгәл ясап,

Кү-ү-пме тау шудык инде.

Кәлук тауларында шуып,

Борын туңса да көлдек.

Зәһәр суыктан курыкмыйча,

Рәхәтлек ала идек.

Яшьлектәге уен-көлке,

Гомер буе озатачак.

Сиздерми дә үтеп киткән,

Безнең матур балачак.

Ярый синдә туганмын

Сугыш чоры баласы мин,

Унөч яшьтән эшләдем.

Туган көннең ни икәнен,

Хәтта, уйлый белмәдем.

Күз алдыма китерәмен,

Тормыш авыр булгандыр.

Бүләкләр бирешер өчен,

Маллар да булмагандыр.

Миңа егерме булганда,

Бишенче октябрьдә,

Укытучылар тәбрикләде.

Шатрашан мәктәбендә.

Хәтеремдә бик калмаган,

Кемнәр миндә чәй эчте.

Хезмәттәшем–Искәндәр,

Бүләккә көзге бирде.

Бик яраттым ул көзгене,

Бер ягы зур күрсәтте.

Истәлеккә биргән бүләк,

Күп еллар “хезмәт итте”.

Туган көннәр күп булды,

Теләкләр дә теләштек.

Чын күңелдән тәбрик итеп,

Бүләкләр дә өләштек.

Балаларым җыелдылар,

Минем–кадерлеләрем.

Сиздерми дә үтеп китте,

Быел гомер бәйрәмем.

Бер горурлык хисе миндә,

Мәктәбемне яраттым,

“Алтын кисәге”м күп булды,

Яшәү өчен көч тапым

Бик күп балалар укыттым,

Еракка китте даным.

Ярый синдә тугамын мин,

Зур Чынлы–Ярамаем!

Гомер заяга узмады,

Аллаһыга рәхмәт инде.

«Өметсез шайтан», диләр бит.

Тагын яшәрмен әле.

Синең өчен

Ятсам, торсам, чыксам, керсәм.

Син генә бит уемда.

Саф һәм чиста мәхәббәтем,

Җитте гомер буена.

Мәхәббәт килмәде түгел,

Килде алар берничә.

Саклый алдым бит мин аны.

Гел синең өчен генә.

Мөселман кычкырып йөрми,

«Сине яратам»,-диеп,

Сөюләрем, карашымнан,

Чагыла инде минем.

Мәхәббәттән баш югалту,

Кирәкмидер минемчә.

Балаларым, оныгыма,

Күчте алар мәңгегә.

Оныгыма унҗиде

(җыр)

Оныгыбыз унҗидедә,

Үзе чая, үзе шук.

Өзелеп-өзелеп яратабыз.

Һич килмәгән җире юк.

Кушымта

Әй, унҗиде, унҗиде,

Бигрәк матур чак инде.

Җырлыйсың да, биисең дә,

Елмаюың сөйкемле.

Әтисен дә, әнисен дә,

Олыны да хөрмәт итә.

Сау-сәламәт укып бетер,

Син туган ил көтә.

Абынма да, сирпелмә дә,

Туры юлдан бар балам,

Бәхеткәең ташып торсын,

Тулган ай кебек һаман.

Кушымта

Әй, унҗиде, унҗиде,

Бигрәк матур чак инде.

Җырлыйсың да, биисең дә,

Елмаюың сөйкемле.

Җырлыйсың да, биисең дә,

Елмаюың килешле.

Бүген кояш көлгән көн

Бүген кояш көлгән көн,

Гөрләвекләр аккан көн.

Өй кыегындагы карлар,

Тамчы булып, тамган көн.

Бүген кояш көлгән көн,

Талда бөре тулган көн.

Күңелемә илһам килеп,

Яңа шигырь туган көн.

Бүген кояш көлгән көн.

Кыр казлары килгән көн.

Бар җиһанны ямьгә күмеп,

Безгә килен төшкән көн.

Бүген кояш көлгән көн.

Кояшлар сайрап торган көн.

Табигать белеп сөенә,

Минем кияү булган көн.

Гомерләр су кебек ага,

Илле биш ел үткән көн.

Тәңремә рәхмәт

Гаиләсенә тугры хатын,

Һәр хезмәттә мактаулы,

Шундый кызыбыз булганга,

Без Тәңремә рәхмәтле.

Давыл булсын, карлар яусын,

Без аңа бик кадерле.

Шундый киявебез барга,

Без Тәңремә рәхмәтле.

Биш вакыт намазда үзе,

Һәр кешегә ярдәмчел,

Шундый кода биргән өчен,

Без Тәңремә рәхмәтле.

Нәселебез дәвамчысы–

Чибәрләрнең –чибәре.

Шундый онык бирдең безгә,

Без Тәңремә рәхмәтле.

Кодам–Җәмил, кияү–Фаил

Гүзәлиям, Камиләм,

Мәңге рәхәттә яшәгез.

Берайчан да картаймагыз.

Озын гомер, сәламәтлек,

Изге теләкләр бездән.

Күрешкәндә сөйләшәбез,

Кызымны мактый Клара (күрше апа),

Мактаулары сәбәп булды,

Бу шигырьне язарга.

Бар да бәхет

Инде хәзер картайдым шул,

Бер кулымда таягым,

Һәр көнне һавада йөрим.

Бәхет бит ул дусларым,

Дога укыйм, дисбе тартам.

Изгедә күңелләрем.

Башым эшләп, шигырь язу,

Бәхет бит дусларым.

Әрвахларым өчен укыйм,

Йәәсинен, Тәбәрәген,

Рухы шат, урыны җәннәттә

Булсын кадерлеләрем.

Базарга да барып кайтам,

Кибеткә дә кергәлим.

Туганнарны күреп торам,

Бәхет бит ул дусларым.

Телевизорын да карыйм,

Гәҗит укыйм утырып.

Ризыкларын төзеп куям,

Өстәл өстен тутырып.

Умарталарга күз салам,

Тавыклар да ашатам.

Йөреп кереп, чәйләр эчкәч,

Китаплар караштырам.

Бәхет–ата-ана да иде.

Хәзер алар юк инде.

Гаиләм һәм балаларым–

Чын бәхетем шул инде.

Яраткан эшем дә булды,

Дусларым да күп иде.

Чын бәхетем тагын берсе–

Сәламәтлегем инде.

Яраткан эш, дуслар булу,

Йөреп тору аяктан.

Туганнарның хәлен белү,

Татарда бит–тумыштан.

Үткәннәрне сагынабыз,

Килсә, әгәр бер шәкерт.

Җылы өемдә утырам,

Түбәң булу да бәхет.

Юк гадәткә алданмадым,

Авызымннан җил алсын.

Күңелем шат, йөрәгем яшь.

Йөзем гел балкып торсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев