Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - Гаилә елы
Мәдәният дөньясында

Үзенчәлекләргә бай Чынлы Сабантуе

Кече Чынлы авылында узган Сабантуй биредә тырыш, булдыклы, уңган кешеләр яшәвен тагын бер кат күрсәттте.

Республика, алай гына да түгел, Россия күләмендә үзен таныта алган «Цильна» хуҗалыгы җитәкчесе Барис Гафуров бәйрәмнең һәркемгә күтәренке күңел өстәвен, аның якты хатирәсе киләсе елга кадәр дәвамлы булуын теләде. Ә бәйрәм, чыннан да, истә калырлык иде.

Район хуҗалыклары арасында алдынгылыкны озак еллар дәвамында биләгән, бүгенге көндә дә тотрыклы, җирдә нык басып тора алуы белән Кече Чынлы авылы шушында яшәүчеләре, көн-дими, төн дими тырыш хезмәт итүчеләре белән горурлана. Сабантуй бәйрәмендә Барис Гафуров кырда, фермада эшләүчеләргә карата рәхмәтләрен әйтеп, олы бүләкләр тапшырды.

—Хуҗалыкта чыннан да хезмәтне яратканнар гына калды дияргә була. Әмма бүгенге замана уңайлыклары, аның яңа шартлары, авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә үзгәрешләр кертте. Фермаларда, кырга чыгасы комбайннарда, гомумән бар техникада бүген барысы да көйләнгән, бары тик кнопкага гына басасы. Авылда да шәһәрчә, «менә» дигән итеп яшәп була, -диде алдынгы хуҗалык җитәкчесе.

Кече Чынлы авылы Сабантуе быел үзенчәлекләргә бик бай булды. Бәйрәм тамашасы башланыр алдыннан район башлыгы Марат Гафаров белән хуҗалык җитәкчесе Барис Гафуров бертөркем ак күгәрченнәрне илгә-көнгә иминлек, бәхет, шатлык теләп зәңгәр күккә очырды.

Район башлыгы изге теләкләрен юллап, Кече Чынлы авылының элек еллардан килгән традицияләре, нигезле эш алымнары яшәвен билгеләде. Киләчәктә дә күркәм эш-гамәлләр белән гомер кичерергә, исәнлек белән яшәүләрне теләде.

Котлаулар, тәбрикләүләрдән соң, Сабантуе уеннарына старт бирелде. Мәркәзебез Казан шәһәреннән килгән эстрада артистлары Иркә һәм «Бәйрәм» ансамбле үзләренең җыр-моңнары белән уеннарда катнашучыларга дәрт-дәрман өстәп тордылар.

Кемдер бу вакытта чүлмәк ватты, көянтә белән су ташыды, капчык киеп йөгерде, кыскасы һәр эштә дә үзләренең уңган-булганлыгын күрсәтә алган кечечынлылылар уеннарда да сынатмады. Һәркем биредә үзе теләгәнчә ял итте, күңел ачты.

Кече Чынлы авылының даны тирә-юньгә көчле көрәшчеләре булуы белән дә таралган. Быел исә биредә районыбыз тарихында беренче тапкыр хатын-кызлар көрәше узуы да истәлекле булды. 

Катнашучы гүзәл затлар үзләрен лаеклы күрсәтә алдылар. Киеренке ярышлардан соң, Илүзә Җәлалова һәм Азалия Фәтхулловага тигез исәп бирелде һәм вәгъдә ителгән 50 мең сум акчалата бүләк икегә бүленде.

Барис Аппау улы хатын-кызлар арасында көрәшнең киләсе елда да узачагын һәм приз күләме 100 мең сум булачагын әйтте.

Абсолют батыр исемен исә Кече Чынлы егете Алмаз Җәббаров яулады.

Озак еллар батыр көрәшчеләр үстергән, әзерләгән тренер Радик Низамов та бүләккә лаек булды бу көнне. 

Кече Чынлы авылында ел саен Сабантуй көнне яңгыр явуын да искә алды тамаша кылган халык. Быелгысы да аның искәрмә булмады. Көтеп алган яңгыр уңышларның мул булсын, табыннарыбыз мул булсын дигән сыман, бәйрәмгә кадәр дә , бәйрәм вакытында да тансыклап явып узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев