Салым хезмәтенең рәсми каналы–МАКСта
Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе МАКС мессенджерында “Все о налогах в Татарстане / УФНС России по Республике Татарстан” рәсми каналын булдырган.
Каналга язылучылар салым законнары турында яңалыклар, экспертлар аңлатмалары белән, салым салудагы үзгәрешләр, вебинарлар, семинар, ачык ишекләр көннәре, мобиль салым офисларының эшләү графиклары, салым түләү һәм хисап тапшыруның мөһим даталары, шулай ук идарә җитәкчелеге катнашындагы әңгәмәләр, җитәкчелек мөрәҗәгатьләре белән танышып бара алачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев