Салым кәгазьләре автомат рәвештә киләчәк
Элек документларны электрон рәвештә алу өчен махсус гариза бирергә кирәк иде.
2026 елның 1 августыннан физик затларның мөлкәт салымнары буенча салым белдерүләре гомумроссия Дәүләт хезмәтләре порталында кулланучыларның шәхси кабинетларына автомат рәвештә килә башлаячак.
Элек документларны электрон рәвештә алу өчен махсус гариза бирергә кирәк иде. Белдерү кәгазенең күрсәтелгән датасыннан соң, бурычны түләү турындагы таләпләр һәм аны түләтү турындагы карарлар расланган хисап язмасы булган барлык гражданнарның шәхси кабинетларына киләчәк.
Шул ук вакытта, «Салым түләүченең шәхси кабинеты» сервисын кулланучылар өчен Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтындагы тәртип үзгәрмәячәк.
Дәүләт хезмәтләре сайтында расланган аккаунты һәм салым түләүченең шәхси кабинетына керү мөмкинлеге булмаган гражданнар гына почта аша кәгазь квитанцияләр алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев