Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

“Мунчәли укулары”: Чүпрәледә 1 августта дини җыен узачак

Дини җыен Мунчәли авылында 2008 елдан бирле үткәрелеп килә.

Әлеге чара күренекле татар драматургы, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, ТР Дәүләт Шурасы депутаты Туфан Миңнуллинның ярдәме һәм хәер фатихасы белән үткәрелә башлаган иде. Ул Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Җөмһурияте мөселманнарының Диния нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессының ярдәме һәм теләкләшлеге белән оештырыла.

Динебезне, милләтебезне һәм  яшь буынны тәрбияләү үрнәкләрен күрсәтү буларак, XIX нчы “Мунчәли  укулары”  төбәкара фәнни-гамәли конференциясен үткәрү быел 1 августка билгеләнгән һәм ул «Гореф‑гадәтләр – милли мирасны саклау чарасы» темасына багышлана. 

Җыен кысаларында татар-мишәр халкының киемнәрен, гаилә ядкарләрен, шамаиллар, шәхси архив экспонатларын күреп булачак,  милли гореф-гадәтләр, йола күренешләр, тамбурлы чигү, милли орнаментлар белән күн  әйберләре эшләү, вокал, милли уен коралларында уйнау буенча остаханәләр, мастер-класслар, мәктәп бинасында урнашкан “Авыл тормышы” музее белән дә танышып булачак.

Остаханәләрне Казан шәһәреннән килгән махсус белгечләр, сәнгать осталары  тәкъдим итәчәк. Милли-дини җанлы балалар арасында “Гыйлемпиада” Коръән уку бәйгесе, татар мәкаме белән  азан әйтү буенча конкурслар, викториналар, дини җырлар мөнәҗәтләр нәшидләр, интерактив уеннар, бүләкләр булачак.

Шулай ук, җәмәгать белән бергә өйлә намазы да укылачак. Җыен барышында  милләтебезнең асыл заты Туфан Габдулла улы Миңнуллинны да  искә алу, авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү чаралары да каралган. 

Гомумән җыенда рухи, милли, дини мохит хөкем сөрәчәк. “Мунчәли укулары” җыены ул әле халкыбызның, якташларның, тирә-күрше төбәкләрдә яшәүче төрле милләт халыкларының бергә җыелу, очрашу, күрешү мәйданчыгы да булып тора.

Бәйрәм көн буе дәвам итәчәк. Кичке якта эстраданың популяр җырчылары Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновларның концерты булачак.

Җыенга милли киемнәрдән килү сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев