Кабак – чын витаминнар хәзинәсе
Белгеч киңәше
Кабакның организм өчен файдасы турында Татарстан Республикасы буенча “Россельхозцентр” учреждениесе филиалының үсемлекләрне яклау бүлеге әйдәүче агрономы Салават Галимҗанов сөйли:
–Кабак – универсаль һәм файдалы культураларның берсе, аны йорт яны кишәрлегендә үстерергә мөмкин. Ул үзенең җимешләре белән күзне сөендереп кенә калмый, ә бәлки витаминнар һәм микроэлементларның чын хәзинәсе дә булып тора.
Тышкы кыяфәтенә һәм тәм сыйфатларына карап, кабак җимешләрен өч төп категориягә кертергә мөмкин:
- –иртә өлгерә торган, әмма уңышы түбән һәм саклану вакыты кыска булган каты кабаклар;
- –җимешлеләре эре булганнарның шикәрлелеге 15 процентка кадәр җитә (чагыштыру өчен карбызның шикәрлелеге 11 процентка кадәр).
- –мускат кабагында каротин күп.
Татарстан территориясендә үстерү өчен кабакның "Баһадир көче", "Соры Идел 92", "Донская сладкая" сортларын алырга мөмкин.
Кабакта А витамины бар, ул: (бета-каротин формасында) күрүне яхшырта һәм иммунитетны ныгыта. С витамины салкын тию белән көрәшергә ярдәм итә. Нерв системасының нормаль эшләве өчен кирәкле В төркеме витаминнары күп. Йөрәк һәм кан тамырлары сәламәтлеген саклый торган калий, ашкайнатуны яхшырта торган клетчатка бар. Моннан тыш, кабак аз калорияле, бу аны диетик туклану өчен идеаль продукт итә.
Шунысы кызык, кабак кешеләр өчен генә түгел, йорт хайваннары өчен дә файдалы. Кабак сөт продуктивлыгын арттыра һәм азыкны витаминнар белән баета. Аны чи килеш тә, силос яки катнаш азык составында да бирергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев