Район Башкарма комитетында медицина хезмәткәрләре белән очрашу узды.
Чарада Россия Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин, район башлыгы Марат Гафаров катнашты.
Очрашу барышында район үзәк хастаханәсенең баш табибы Иосиф Кукушкин соңгы биш елда районның сәламәтлек саклау өлкәсендә башкарылган эшләр турында чыгыш ясады. Ул дәвалау-профилактика учреждениеләре составы, медицина кадрлары белән тәэмин ителеш, яшь белгечләрне җәлеп итү юнәлешендә башкарылган эшләр хакында сөйләде. Соңгы елларда медицина учреждениеләрендә үткәрелгән капиталь ремонтлар һәм төзелгән яңа объектлар турында әйтте.
–Сәламәтлек–иң кадерле нәрсә! Әз генә хәлебез китте исә, тизрәк табиблар янына ашыгабыз. Шуңа да хезмәтегез уңай шартларда башкарылсын, яшь белгечләрнең районыбызда төпләнеп калуы өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәкбез, алга таба да һәрвакыт ярдәм итәргә тырышачакбыз, - диде район башлыгы Марат Гафаров.
Максим Топилин да бүгенге көндә медицина хезмәткәрләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән федераль һәм республика программаларының гамәлдә булуын билгеләп үтте. Ул, район башлыгы белән бергә, район үзәк хастаханәсе коллективына җаваплы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә сәламәтлек саклау өлкәсен үстерү, медицина хезмәткәрләренә ярдәм күрсәтү буенча эшнең дәвам итәчәген искәртте.
Чара соңында медицина хезмәткәрләренә Республиканың Электрон Мактау тактасына кертелү хакында сертификатлар тапшырылды.
Белешмә
Республиканың Электрон Мактау тактасы агымдагы елның 1 маенда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов указы белән гамәлгә куелды. Платформада Татарстанның 4,8 мең предприятиесендә эшләүче 15 меңнән артык хезмәткәр урнаштырылган.
Нет комментариев