Чүпрәленең Кече Чынлы көрәшчеләре сынатмый
Чүпрәле көрәшчеләре районыбызның көчле һәм талантлы спортчылары белән дан тотуын тагын бер кат расладылар.
Яңа Чабаксар шәһәрендә узган Сабантуйда Кече Чынлы авылы көрәшчеләре Ильяс Хөсәенов, Антон Саймуллов, Альфинад Миначев һәм Эмиль Хаяров лаеклы чыгыш ясадылар. Тренерлары–Радик Низамов.
Турнир нәтиҗәләре буенча Ильяс Хөсәенов һәм Антон Саймуллов үз авырлык категорияләрендә беренче урыннарны алдылар. Альфинад Миначев көмеш призер булды, ә Эмиль Хаяров –өченче урында. Яңа Чабаксар Сабантуеның абсолют батыры исеме Антон Саймулловка бирелде.
Шулай итеп, Чүпрәле көрәшчеләре районыбызның көчле һәм талантлы спортчылары белән дан тотуын тагын бер кат расладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев