Чүпрәледән Куракиннар гаиләсе халыкара фотобәйгедә җиңү яулады
Көн вакыйгасы

Чүпрәледән Куракиннар гаиләсе халыкара фотобәйгедә җиңү яулады

Халыкара фотоконкурсның быел җиденче сезоны узды

2026 елның 12 мае, сишәмУби авылыннан Куракиннар гаиләсе "Милли костюмнарда әни һәм балалар” Бөтенроссия фотобәйгесенең җиңүчеләр исемлегендә. Әлеге исемлеккә бөтен ил буйлап, жюри тарафыннан 50 гаилә сайланып алынган.

Исегезгә төшерәбез, 2026 ел Россия Федерациясе Президенты Указы белән Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде.

«Милли костюмнарда әни һәм балалар» конкурсының максатлары һәм бурычлары Указ нигезләмәләренә тулысынча туры килә – алар этномәдәни күптөрлелекне саклауга һәм үстерүгә, традицион гаилә кыйммәтләрен ныгытуга һәм сәнгать аша халыкларның бердәмлеген күрсәтүгә юнәлдерелгән.  Бәйгедә өч номинация тәкъдим ителгән.

Бүләкләү чарасы 2026 елның 19 ноябрендә Мәскәүдә халыкара форум кысаларында узачак.


Нет комментариев