Көзге чор гадәттәгечә армиягә озату вакытына әверелә.
Бүген, 2026 елның 27 октябрендә, Иске Чүпрәле авылында Петр Дементьев исемендәге паркта бер үк вакытта тантаналы һәм бераз дулкынландыргыч атмосфера хөкем сөрде. Биредә булачак хәрбиләрне Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына озату чарасы булды. Олы юлга Чүпрәле районыннан 12 көчле рухлы егет хәер-фатиха алды.
Хәрби хезмәткә озатырга иң якын кешеләре-әти-әниләре, дуслары, яраткан кызлары, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары һәм район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин килгән иде.
Алексей Ярухин билгеләп үткәнчә, армиядә хезмәт итү — изге бурыч кына түгел, ә характерны чыныктыра торган һәм чын ирләр дуслыгына өйрәтә торган тормыш мәктәбе дә. Ул егетләргә җиңел хезмәт, тугры иптәшләр, хәерле юллар һәм, әлбәттә, тизрәк туган якларына кайтуларын теләде.
РФ Кораллы Көчләре сафларын Әхмәтҗанов Салават Фәрит улы ( Кече Чынлы), Билалов Илнар Айрат улы (Чепкас-Илмәт), Вәлиуллин Разил Рамил улы (Яңа Чүпрәле), Вирялов Сергей Иванович ( Иске Чәке), Мартынов Валерий Валерьевич (Чуваш Бизнәсе), Миначетдинов Ранис Радик улы (Иске Чокалы), Павлов Даниил Александрович (Чуваш Пимурзасы), Санатуллин Илнар Рафик улы (Югары Каракитә), Синдюков Сергей Юрьевич (Чуваш Чүпрәлесе), Сираев Газиз Зөфәр улы (Иске Чокалы), Явкин Александр Валерьевич (Чуаш Чүпрәлесе), Ярыгин Степан Сергеевич (Борындык ) тулыландырды.
Нет комментариев