Чарада авыл халкы да җитәкчеләргә үзләрен борчыган сорауларны биреп, аларның җавапларын ишетте.
Район җитәкчелеге авыл халкы белән елына өч тапкыр очрашулар оештыра. Берсе аның ел башында узса, икенчесе –яртыеллыкка нәтиҗә буларак үтә, өченчесе–ел ахырында үзарасалым программасында катнашып, алдагы елга эшләрне планлаштыру буларак оештырыла.
Август аенда узучы халык җыеннарына старт Яңа Элмәле авыл җирлегеннән бирелде. Аның эшенә район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, җитәкчеләр катнашты.
Җирлек халкының йөзләрендә яшәү шартларыннан канәгать булулары сизелә. Ник дигәндә, соңгы елларда күп эшләнгән. Авыл җирлегендә ике яңа күпер ясалган, авылга керүче юл асфальтланган, быел исә Яңа Чокалы авылына беренче этап юл ясау күздә тотыла. Авыл халкы үзарасалым программасы мөмкинлегеннән дә файдаланып калырга тырыша. Бу юнәлештә дә күп эшләр үткәрелгән.
Нет комментариев