Күргәзмәдә һәр кадр артында – гади кешеләрнең күңел җәрәхәте.
Район мәдәният йорты фойесында «Украина неонацист режимы терроры хроникасы» фотокүргәзмәсе ачылды.
Чарада катнашучыларны район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин сәламләде. Ул ассызыклаганча, әлеге күргәзмәнең төп бурычы – 2014 елдан Донецк һәм Луганск Халык Республикаларында яшәүчеләргә карата кылынган хаксызлык турында, шулай ук, бүгенге вәзгыять турында сөйләү.
Күргәзмәне ачу тантанасында шулай ук махсус хәрби операция ветераны Фәнис Хәйруллин да катнашты. Ул үз чыгышында әлеге күргәзмәнең махсус хәрби операция уздыру зонасында барган чынбарлыкны күрсәтүенә басым ясады.
–Рәсемнәрдә сурәтләнгәннәрне, кызганычка каршы, үз күзләрем белән күрергә туры килде. Күргәзмәдә һәр кадр артында – гади кешеләрнең көндәлек яшәеше, - дип ассызыклады ул.
Тәкъдим ителгән экспозиция – РФ ФС Дәүләт Думасы һәм «РИА Новости» мәгълүмат агентлыгының уртак проекты. Хәрби корреспондентлар сурәтләрендә җимерелгән йортлар, хастаханәләр, мәктәпләр һәм якыннарын югалткан кешеләрнең йөзләре сурәтләнгән. Күргәзмәнең аерым бүлеге һөҗүмнәр вакытында һәлак булган балаларга багышланган.
Күргәзмә республикада үткән елдан бирле эшли. Ул республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә дә оештырыла. Безнең районда күргәзмә 1 ноябрьгә кадәр эшлиячәк.
Нет комментариев