Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә мини-футбол чемпионаты узды

Чемпионат август аенда башланган иде.

«Алтын» спорт комсплексында мини-футбол буенча район чемпионатының финал уеннары үтте.

Финал уеннары төгәлләнгәч бүләкләү тантанасы булды. Чарада барлык катнашучыларны, җанатарларны, призерларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Руслан Вилданов сәламләделәр. 
Айрат Фиркат улы барлык командаларга районда әлеге спорт төрен популярлаштырулары, матур уеннар күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.

Мини-футбол буенча Чүпрәле районы чемпионатының иң яхшы уенчылары: Дмитрий Михайлов — «Иң яхшы бомбардир», Никита Мадуров- «Иң яхшы ассистент», Нияз Вәлиуллин -«Иң яхшы уенчы», Эмиль Вәлиуллин- «Иң яхшы һөҗүмче», Владимир Жирнов- «Иң яхшы сакчы», Айзил Аюпов «Иң яхшы капкачы» дип танылдылар.

Командалардагы «Иң яхшы уенчылар» исеменә Илназ Сәлахов («Интернационал» командасы), Станислав Кузнецов («Уби-Батыр» командасы), Александр Явкин («Сепрел» командасы), Николай Паймушкин («Чеботаевка» командасы); Дмитрий Чугунов («Городище» командасы); Алексей Николаев («Акса» командасы) лаек булдылар. 

3нче урынга «Сепрел» командасы лаек булды (Чуваш Чүпрәлесе), 2нче урынны «Уби Батыр» командасы (Уби авылы), 1нче урынны «Интернационал» командасы (Иске Чүпрәле) яулады.

Барлык призер командаларга Грамоталар, кубоклар, ә «Интернационал» командасына мини-футбол буенча Чүпрәле районы Кубогы (2025 ел сезоны) тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев