Чүпрәледә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясе старт алды
2026-2027 уку елында район мәктәпләренә 1500дән артык укучы барачак. Шуның 103е –беренчеләр!
Яңа уку елы башына Татарстанда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында 9 меңнән артык беренче сыйныф укучысына һәм 2-11 сыйныфларның 20 меңгә якын укучысына ярдәм күрсәтеләчәк.
Район мәгариф бүлеге мәгълүматлары буенча, 2026-2027 уку елында район мәктәпләренә 1500дән артык укучы барачак. Шуның 103е –беренчеләр!
Хәйрия акциясе кысаларында булачак беренче сыйныф укучыларына традиция буенча канцелярия кирәк-яраклары белән рюкзаклар тапшырыла. Болар – дәфтәрләр, каләмнәр, карандашлар, дәреслекләр һәм уку әсбаплары, рәсем ясау өчен альбомнар, укучы көндәлеге, файллар, папкалар, тышлыклар. Искәртеп үтәбез, беренче сыйныф укучысы портфеле бәясенең якынча суммасы бүгенге көндә 6 мең-6,5 мең сум тәшкил итә. Рюкзаклардан тыш, мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче 2-11 сыйныф укучыларына да мәктәп өчен кирәк-яраклар тапшыру планлаштырылган.
Районда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе үткән атнада старт алды. Аңа бүгенге көндә барлык оешма-предпряитиеләр, иганәчеләр, битараф булмаган кешеләр кушылды. Балаларга ярдәм итү “Благодарение” фонды аша гамәлгә ашырыла. Теләгән һәркем чарада үз өлешен кертә ала.
Акция кысаларындагы тантаналы чаралар, ягъни мәктәп кирәк-яракларын укучыларга тапшыру яңа уку елы алдыннан булачак.
Белешмә
Узган ел республикада 11 меңнән артык беренче сыйныф укучысы һәм мохтаҗ гаиләләрдән 2-11 сыйныфларда укучы 18 мең укучыга, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына ярдәм күрсәтелгән. Күрсәтелгән ярдәмнең гомуми суммасы 48 млн сумнан артыкны тәшкил иткән.
Акция башланганнан алып, 18 елда мохтаҗ гаиләләрдән 300 меңнән артык укучы 453 млн сумлык ярдәм алган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев