Чүпрәледә газ ягулыгыннан файдаланучы 8979 абонент исәпләнә
Зәңгәр ягулык–җылылык чыганагы гына булсын!
Элек мичкә ягалар иде, хәзер өйләребездә газ ягабыз. Рәхәттә яшибез. Арба-арба утын кайтартып кискән вакытлар, әйтерсең, төш кенә булган.
Бүгенге көндә халыкны һәм районың сәнәгать һәм коммуналь - көнкүреш предприятиеләрен авариясез һәм өзлексез зәңгәр ягулык белән тәэмин итү өчен, Чүпрәле район газ-эксплуатацияләү хезмәте җавап бирә, ул «Газпромтрансгаз Казан» ҖЧҖнең «Буагаз» эксплуатация-җитештерү идарәсе составына керә.
Предприятиедә хезмәткәрләренең саны 70ләп кешене тәшкил итә. Узган ел предприятие алдында түбәндәге бурычлар торган: газүткәргечләргә һәм газ җиһазларына капиталь ремонт үткәрү, абонентларның йорт эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү, газ үткәргечләрнең һәм газ җиһазларының техник торышына диагностика ясау һәм бәя бирү. Барлык куелган бурычлар да тулы күләмдә үтәлгән. Бу хакта район газ-эксплуатацияләү службасы җитәкчесе Рамиль Сабирҗанов сөйләде.
–Районыбызның 52 торак пункты газ ягулыгы белән тәэмин ителә. Барлыгы 785 км озынлыктагы газ үткәргечкә хезмәт күрсәтелә, шуның 225 км.ы–җирлекара (югары басымлы), 560 км.ы–җирлекләр эчендәге, урамнардагы (түбән басымлы) һәм 188 км.ы–җир өстендәге газүткәргечләр. Чүпрәледә газ ягулыгыннан файдаланучы 8979 абонент исәпләнә. Газ ягулыгын төп һәм иң күп кулланучылар булып, "Прогресс" предприятисе (аның карамагында –78 котельный),”Государев Амбар” җәмгыяте, “Идел буе Цеолитлары” һәм "Татавтодор" җәмгыятьләре санала. 2025-2026 ел ягу сезонында Чүпрәле районы газ-эксплуатацияләү службасы тарафыннан барлык объектлар авариясез һәм өзлексез газ ягулыгы белщн тәэмин ителде,-ди җитәкче.
Җитәкче сүзләренчә, район газ-эксплуатацияләү службасы тарафыннан йорт эчендәге, яисә фатир эчендәге газ җиһазларына елына кимендә 1 тапкыр техник хезмәт күрсәтелә. Техник хезмәт күрсәтүләрдән соң, мастерлар һәм слесарьлар көнкүрештә газны куркынычсыз куллану кагыйдәләре буенча халыкка өстәмә инструктажлар үткәрәләр, шулай ук төтен чыгару юлларының һәм вентканалларның торышын контрольдә тотуны көчәйтәләр.
–Газ хезмәте, иң беренче чиратта, кулланучыларны газ ягулыгы белән өзеклексез тәэмин итәргә һәм ике як арасында төзелгән килешү нигезендә газ җиһазларының төзеклеген тикшереп торырга тиеш. Газ җиһазларына техник тикшерү үткәрүчеләр күп очракта йортларга, фатирларга керә алмыйча, кире борылып кайта. Агымдагы елдан әлеге юнәлеш закон тарафыннан якланды һәм моннан сож, хезмәткәрләрне өйгә кертмәүчеләргә штраф та янарга мөмкин. Әлеге төр хезмәт күрсәтү иң беренче очракта зәңгәр ягулыктан файланучыларның иминлеген күз уңында тота, шуны онытмасыннар иде райондашлар. Шулай ук, өйне, фатирны заманча үзгәртеп корганда газ приборларын, мич горелкаларын үз белдегең белән алмаштырырга, икенче урынга күчерергә һич ярамый. Төзек булмаган автоматикадан файдаланмаска. Бу эшләрне бары тик махсус белемле белгечләр башкарырга тиеш. Шулай ук завод конструкциясен үзгәртү, газүткәргечләрне реконструкцияләү катгый тыела. Кайбер йорт хуҗалары өйдә җылылыкны саклау максатыннан вентиляция каналларын каплап куялар. Бу инде үз кулың белән үзеңне һәлакәткә дучар итү дигән сүз. Газ приборы эшләмәсә, газ исе сизелгән очракта иң беренче чиратта кранны ябарга, форточка, тәрәзәләрне ачарга һәм авария-диспетчерлык хезмәтен чакыртырга кирәк, телефон: 2-23-06,-дип искәртә Рамиль Сабирҗанов.
Зәңгәр ягулык кулланган өчен түләү мәсьәләсенә килгәндә, биредә дә үз нечкәлекләре бар. Терминаллар һәм интернет аша, заманча түләргә күнеккән райондашларыбыз әлеге эшне соңга калдырмаска тиеш. Явыз ниятле түләмәүчеләргә бурычлары күп җыелуы һәм аны түләргә кирәклеге турында кисәтү җибәрелә. Аннан соң да 20 көн эчендә бурычлар кайтарылмаса, абонент газ ягулыгыннан өзелә.
Түләгәннән соң, газ ягулыгына йорт яңадан тоташтырыла. Хуҗалар үз белдекләре белән газ торбасын тоташтыралар икән, бу гамәл өчен административ җаваплылык каралган. Кышын балалары янына күченеп китүчеләр оешмага килеп, бу хакта кисәтергә тиеш. Югыйсә, хуҗаларның бурычлары җыелачак һәм янә аңлашылмаучанлыклар килеп чыгачак.
Район газ-эксплуатацияләү службасы хезмәткәрләре тарафыннан ел саен план буенча капиталь төзекләндерү эшләре дә алып барыла. Әйтик, 2025 елда Иске Чүпрәле, Борындык станциясендә, Татар Төкесендә, Чепкас-Ильмәттә һәм Зур Чынлы авылларындагы газ көйләгеч пунктлары шкафлары яңартылган. Агымдагы елда планлы рәвештә 15ләп шундый газ көйләгеч пунктлары шкафлары, шулай ук, Иске Элмәледә, Иске Чүпрәледә, Иске Шәйморзада, Яңа, Түбән һәм Югары Чәке авылларында, Зур Аксуда, Иске Чокалыда, Хорновар-Шигалида алмаштырылган. Моннан тыш, ел саен газ торбаларын буяу эшләре дә планлы рәвештә алып барыла.
–Өстәмә газлаштыру программасы да районда гамәлгә ашырыла. Ппрограмма башланганнан бирле барлыгы 125 абоненттан гариза алынды. Барысы белән дә тиешле хезмәтләре башкару буенча килешү төзелде. Шуның нигезендә агымдагы елда 112 абонентка газ ягулыгы җибәрелде, 2025 елда –21 абонент иде,-ди район газ-эксплуатацияләү службасы җитәкчесе Рамиль Сабирҗанов.
Әйе,зәңгәр ягулык зур игътибар һәм саклык таләп итә. Газдан файдаланучы һәркем тиешле кагыйдә, таләпләрне төгәл үтәргә тиеш. Зәңгәр ягулык һәркайсыбыз өчен беренче чиратта, җылылык чыганагы гына булсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев