Чүпрәледә җәмәгатьчелек күзәтүчеләре өчен укулар үтте
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә җәмәгатьчелек күзәтүчеләре өчен укулар үтте

Билгеле булуынча, 2026 елның 18-20 сентябрендә илебез төбәкләрендә, шул исәптән безнең республикада да, тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатларны сайлаулар узачак.

Сайлаулар өч көн дәвам итә. Аңа әзерлек язгы чорда ук башланды. Шушы көннәрдә исә районда җәмәгатьчелек күзәтүчеләре өчен «Бәйсез иҗтимагый мониторинг» ассоциациясе программасы кысаларында укулар оештырылды.

Уку барышында җәмәгатьчелек күзәтүчеләренең максатларын һәм эшчәнлек барышы этапларын аңлаттылар. Ары табан чарада катнашучылар күзәтүчеләрнең хокуклары һәм вазыйфа бурычлары, тавыш бирү процессын яктыртуның төрле ысуллары, сайлау участокларында күзәтелергә мөмкин булган кануният бозулар турында тулы мәгълүматка ия булдылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Чара барышында алар анык мисалларда хокук бозу төрләрен, теге яки бу четерекле хәлдән чыгу юлларын өйрәнделәр.

 “Сайлаулар – ул кешеләрнең республика, илнең иҗтимагый-сәяси тормышында катнашуы, шуңа да тавыш бирү процессы максималь рәвештә ачык булып үтәргә тиеш”, – дип билгеләнде чара барышында.


Нет комментариев