Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә 10нчы тапкыр “Троица көйләре» узды

Троица халык күңелендә гореф-гадәтләргә нигезләнгән олы бәйрәмнәрнең берсе.

Борын заманнардан ук бу көнне өйләрне һәм чиркәүләрнең тәрәзәләрен, диварларын каен ботаклары белән бизәгәннәр, идәннәргә яңа чабылган яшел үлән җәйгәннәр. Бизәлгән каен таҗларын да, традиция буенча, суга агызганнар. Бу мизгелдә һәркем эченнән үзенең иң зур теләген әйткән.

Бәйрәм алдыннан элек урам буйлап, җырлый-җырлый йөргәннәр. Ә йорт хуҗабикәләре капкаларын киң ачып, җырчыларга төрле тәм-томнар, пироглар, эчемлекләр тәкъдим иткәннәр.

Бу матур борынгы традиция районыбызда гомер итүче чуваш халкында да яшәп килә.  Ә 2016 елдан бирле Сергей Радонежский храмы территориясендә әлеге бәйрәмгә багышланган республикакүләм фестиваль дә уза.

Агымдагы елда чара Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган «Курше Фест» халык конкурсының «Чүпрәле бердәмлеге: гаилә, ышаныч, татулык» проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды. Бәйрәм иртәнге литургиядән соң башланды.

–Троица халыкны берләштереп кенә калмый, аларны бер-берсенә тагын да якынайта. Бәйрәм йолаларны саклап калу белән беррәттән, яшь буында Ватаныбызга, анда яшәүче халыкларга карата мәхәббәт уята,-диде район башлыгы Марат Гафаров фестивальгә килүчеләрне сәламләп. Ул районыбызда узучы шундый чараларның милләтара тынычлыкны саклавын һәм рухи мираска сакчыл караш тәрбияләвен билгеләп үтте.

Бәйрәм төрле районнардан төрле милләт фольклорын яратучыларны үзенә җыйды. Сәхнәдә театральләштерелгән тамашалар күрсәтелде. Фестиваль бүләкләргә дә бай булды. Җирлектә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен саклауга һәм популярлаштыруга шәхси өлешләрен кертүчеләр  муниципалитет башлыгының Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде. Чараның махсус кунагы — Мәскәү шәһәреннән килгән «Стоглав» рус мәдәни үзәге иде.

Фестиваль территориясендә барлык теләүчеләр өчен тематик мәйданчыклар эшләде. Кунаклар декоратив-гамәли иҗат экспозициясе белән таныша, ярминкәдә кулдан эшләнгән уникаль әйберләр сатып ала, шулай ук веноклар һәм келәмнәр үрү буенча мастер-класслар карый алдылар. Нәниләр өчен халык уеннары һәм күңел ачулар белән аерым интерактив зона җиһазландырылган иде.

Чара Чүпрәле районында бәйрәмнәрне үз тамырларына тугрылык саклап, яшәүче халыкларның барлыгын тагын бер кат раслады. Борынгы җыр-биюләр заманчалары белән аралашып барды, музыка, шатлыклы авазлар тирә-якка ишетелеп торды.

Нина Маркова, Алешкин-Саплык авылы:

–Мин бу чарага һәр ел килергә тырышам. Монда күңелне шатлык хисләре били. Төрле милләтнең бергә җыелып бәйрәм итүе дә сөендерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев