Чүпрәле ЗАГС бүлегендә ике хәрби өйләнде
Ике мәхәббәт тарихы, ике төрле язмыш
Район ЗАГС бүлегендә махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче хәрбиләрнең никахлашу тантанасы узды
Хәрби хезмәткәрләр Иван Павлов һәм Вячеслав Перевощиков кыска вакытлы ялда сөйгәннәренә тәкъдим ясап, никахларын теркәп китәргә уйлаганнар. Әлбәттә, сөйгәннәре дә моңа каршы килмәгән һәм бер көнне ике тантаналы вакыйга, шул рәвешле, районыбызда билгеләп үтелде.
Һәр парның үз уникаль тарихы бар. Иван Павлов һәм аның сөйгәне Анастасия Дергунова тумышлары белән районыбызның Уби авылыннан. Бер җирлектә үсеп, шунда мәктәпне тәмамлыйлар, һөнәри белем алалар һәм балачак дуслыклары тора-бара мәхәббәткә әйләнеп куя.
Иван укуын тәмамлагач, хәрби хезмәткә чакрыла, әмма бер ел вакытлы армия чорын контракт хезмәтенә алмаштыра. Үткән ел контракт төзегән райондашыбыз бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында Ватаныбызны саклый.
–Гаиләдә без өч бала үстек. Ике кыз туганым бар. Билгеле дусларым, авылдашларым, анда булганда мин дә читтә кала алмадым, шуңа да армия чорын махсус хәрби операция зонасында үтүне кулайрак санадым,-ди батыр йөрәкле егет.
Әлеге карарына сөйгәне дә каршы килмәгән. Хәзер Анастасия аны законлы тормыш иптәше статусында көтәчәк.
“Әлбәттә, борчыласың, күңел тыныч түгел. Әмма мин барысы да яхшы булачагына ышанам. Бүген безнең иң бәхетле көнебез, киләчәктә дә шундый көннәребез күп булсын иде,-ди Анастасия.
Икенче яшь гаилә дә хәрби бурычка тугрылык үрнәге булып тора. Әлеге парлар үткән ел районыбызда туганнарының туйларында булганнан соң, үзләренең никахлашу тантанасын биредә үткәрергә уйлыйлар.
Вячеслав тумышы белән Смоленск өлкәсеннән, аның кәләше Сабина исә– Ульяновскидан. Вячеслав өчен хәрби хезмәт–төп һөнәре. Ул Россия Кораллы Көчләрендә хезмәт итеп, отсавкага китә, әмма илебездә өлешчә мобилизация башлангач, читтә кала алмый: яңадан ил мәнфәгатьләрен якларга баса.
–Туганнарыбыз туенда биредәге атмосфера шулкадәр ошады ки, нәкъ бер елдан соң һәм шул ук көнне сөйгәнем Сабина белән Чүпрәлегә кайтачакмын, дип вәгъдә иттем — һәм менә, күрәсез, сүземдә тордым,-дип елмая Вячеслав.
Тормыш иптәше Сабина да аның теләгенә каршы төшми: “Бик әйбәт кешеләр, халык яши монда, миңа бик ошый. Без бик бәхетле!”,-диде ул.
Яшь парларны бу мөһим көн белән район Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова котлады.
Айрат Җәлалов яшь гаиләләрнең мәхәббәт хисләре ара ераклыгыннан да, сынаулардан курыкмый торган чын мәхәббәт үрнәге булуын ассызыклады.
–Сезнең мәхәббәт тарихы–чын ватанпәрвәрлек үрнәге,-диде Айрат Җәлалов.–Без Сезгә гаилә бәхете, үзара аңлашып яшәвегезне һәм сабырлык телибез. Иң мөһиме –Җиңү белән тизрәк кайтыгыз.
Айрат Җәлалов район башлыгы исеменнән котлау хатлары, мөһим документларын–никахлашу таныклыгын, бүләкләр тапшырды.
Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова белдерүенчә, илебездә өлешчә мобилизация башланганнан бирле, районыбызда 26 хәрби никахларын теркәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев