Чүпрәле районы «Җәмигъ» мәчетендә балалар арасында бәйге узды
Дини гыйлем алып үсүче бу балаларның киләчәктә күркәм холыклы, тәүфыйкьлы кешеләр булачагына шик юк.
Җәйге ял вакытында 40лап бала "Җәмигъ" мәчете каршында оештырылган укуларга йөрде. Җәйге укулар 10 көн дәвам итте. Бу хакта "Җәйге укулар"ны оештыручы, мәчетнең имам-хатыйбы Гомәр хәзрәт Рәкыйпов белдерде.

–Әлеге балалар - җәй көнне генә түгел, мәдрәсәгә йөреп, даими укучыларыбыз. Ир-егетләр белән укуларны мөгаллим Айрат Сәлахов алып бара. Кыз балалар, хатын-кызлар белән дәресләрне мөгаллимә Наймә ханым Ханбикова үткәрә. Дингә тартылган кызлар һәм малайлар монда әдәп-әхлакка өйрәтүче ислам дине нигезләрен, изге Коръән сүрәләрен өйрәнә. Балалар бик тырышлар, барлык дини бәйрәмнәребез дә алар катнашында уза,-ди хәзрәт.

Җәйге укуларның йомгаклау көне булып, өйрәнгән белемнәрен тикшерү максатында бу балалар арасында бәйге оештырылды.
Бәйгедә катнашучылар азан әйтү, Коръән сүрәләрен мәкамле итеп укый белүләрен күрсәтте, мөнәҗәтләр әйттеләр, викторина сорауларга төгәл, дөрес итеп җавап бирделәр.
Укучыларның белемнәрен "Җәмигъ" мәчете имам-хатыйбы Гомәр хәзрәт Рәкыйпов, райондагы мөслимәләр берлеге җитәкчесе Энҗия ханым Шәрәфетдинова һәм Миләүшә ханым Рәкыйпова бәяләделәр.
Урыннарга килгәндә, беренче урынны Яңа Чүпрәле авылы мәчетеннән “Мәрҗән” командасы, икенчене – "Җәмигъ! мәчетеннән "Җәмигъ" командасы, өченче урынны Иске Чүпрәле мәчетеннән “Ихлас” командасы яуладылар. Әлеге командалар иртәгә, 1 августта узасы Мунчәли укуларындагы чарада да чыгыш ясаячаклар.
Җанатарлар арасында да аерым чыгыш ясаучылар булды. Һәркемгә бу көнне Грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. Дини гыйлем алып үсүче бу балаларның киләчәктә күркәм холыклы, тәүфыйкьлы кешеләр булачагына шик юк.
Чара соңында мул табынлы өстәл әзерләнгән иде. Һәркем анда тәмле пылаулардан авыз итте, чәйләр эчте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев