Чүпрәле районы Алешкин-Саплык авылында «Холла» якоре ачылды
Ул диңгез флотында хезмәт итүчеләрнең батырлыгын искәртеп торачак.
Алешкин-Саплык авылында Хәрби-Диңгез флоты көненә багышланган тантаналы чара узды.
Бәйрәмнең төп вакыйгасы –паркта истәлекле билге — «Холла» якоре ачылды. Әлеге истәлекне булдыручылар әйтүенчә, ул диңгез флотында хезмәт итүчеләрнең батырлыгын искәртеп торачак.
Чарада Алешкин - Саплык авыл җирлеге башлыгы Петр Артемьев катнашты, бәйрәм белән котлады һәм истәлекле билгене эшләүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.
«Холла» якорен ачу хокукы хәрби-диңгез флоты ветераны Борис Борисовка һәм Тын океан флоты, су асты көймәсе ветераны Борис Елифановка бирелде.
–Истәлекле якорь авылның бизәге генә түгел, ә илебезнең диңгез чикләрен саклап, флотта хезмәт иткән һәм бүгенге көндә дә әлеге гаскәрләрдә хезмәт итүче ир-егетләргә хөрмәт символы булып торачак,-ди Алешкин - Саплык авыл җирлеге башлыгы Петр Артемьев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев