Чүпрәле яшьләре сәхнә тотты
Көн вакыйгасы

Чүпрәле яшьләре сәхнә тотты

«Наше время – Безнең заман» эшләүче яшьләр фестиваленең зона этабы узды

Яшел Үзәндә узган традицион республикүләм чара 500дән артык талантлы эшче яшьләрне берләштерде.

«Наше время – Безнең заман»  фестивале республиканың Сәнәгать һәм сәүдә, Яшьләр эшләре министрлыклары һәм башка ведомстволары белән берлектә оештырыла. Чара Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ЮНЕСКО оешмасы эгидасы астында үткәрелә. Иҗат фестивале 2013 елдан бирле үткәрелә. Сәхнәдән шушы вакыт эчендә 13 мең һәвәскәр чыгыш ясарга өлгергән. Проектның төп максаты – яшьләрнең иҗади потенциалын тормышка ашыру өчен шартлар тудыру, аларның һөнәри компетенцияләрен үстерү һәм «Яшьләр һәм балалар» милли проектының өстенлекләренә туры килә торган инициативаларга ярдәм итү.

Быел да фестивальдә катнашучылар «Хореография», «Музыка» һәм «Дан минуты» номинацияләрендә музыкаль номерларын тәкъдим иттеләр. Программа юмористик һәм лирик, ялкынлы һәм фәлсәфи чыгышларны берләштерде. Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган номерлар аерым урын алды. Зона этабындагы чарада быел Татарстанның 15 муниципаль районыннан, шулай ук, Казан һәм Яшел Үзән шәһәренең оешма-предприятиеләрендә эшләүче  яшьләр катнашкан.

XIV ачык республика телевизион иҗат фестиваленең зона этабы йомгаклары буенча Чүпрәле районы эшләүче яшьләр командасы 2нче урынга лаек булды. Аерым алганда, “Музыка” номинациясендә ансамбль –2 урынны, Салават Юсупов, вокал буенча –1 урынны, «Хореография» номинациясендә–2 урынны, «Дан минуты»нда, шулай ук,  команда 2 урынны яулады һәм  Казанда узачак фестивальнең суперфиналына чакыру алды. Ул 13-16 ноябрь көннәрендә узачак.


Нет комментариев