Чүпрәледә техниканы кышкы саклауга куюның торышын тикшерделәр
Кыр эшләре тәмамланып кышка керер алдыннан барлык хуҗалыкларда да техниканы саклауга куялар, машина- трактор паркларында тәртип урнаштыралар һәм киләсе язда басуга чыгачак агрегатларны график нигезендә төзекләндерү эшләре башлана.
Игенченең хезмәте шундый инде, ел әйләнә аны машина- трактор паркында, техника янында очратасың. Көзге кыр эшләре тәмамланды дисәк тә, ул янә алдагысына әзерлек күрә башлый. Электән килгән гадәт буенча, эштән бушаган комбайн- тракторларны чистартып, ГОСТ таләпләренә туры китереп саклауга куялар. Турмалар, культиваторлар, чәчкечләр һәм башка тагылма агрегатлар да төзекләндерү өчен чиратка куела. Техниканың бүгенге торышын тикшерү максатыннан районда махсус комиссия эшләде. Аның составында Татарстан Республикасының "Гостехнадзор" идарәсе вәкилләре, район агроидарәсе белгечләре һәм урыннардагы инженер- техник службасы хезмәткәрләре бар иде. Комиссия хуҗалыкларның һәм агрофирма филиалларының машина - трактор паркларында булып техниканың саклауга куелышын, дефектовка үткәрүне, хезмәтне саклауның торышын һәм көзге- кышкы чорда авыл хуҗалыгы машиналарын төзекләндерү өчен нинди эш шартлары тудырылуын карады. Барлык паркларда да ашлык суктыру һәм терлек азыгы әзерләү комбайннарының кыйммәтле узеллары, механизмнары һәм ременьнәре алынган, агрегатлар полиэтилен белән капланган һәм тәгәрмәчләре агартылган. Агроидарә начальнигы урынбасары- маркетинг бүлеге начальнигы Җәмил Шәриповның әйтүенә караганда, хуҗалыкларның күпчелеге техниканы кышкы саклауга кую эшләрен кыска срокта тәмамлаган. Басулардагы кагатларда чөгендер булганлыктан, кайбер техника әле дә булса эшләп тора икән. Аерым хуҗалыклар бөртекле ашлык һәм терлек азыгы әзерләүдә эшләүче бик кыйммәтле комбайннарны ангарларда һәм ябык түбә астында саклап дөрес эшлиләр. Тикшерү нәтиҗәләре буенча "Цильна" җәмгыяте (баш инженеры Шәфик Шәйдуллов) һәм "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасы (баш инженерыТәлгать каюмов) механизаторлары иң югары баллга лаек булды. П. В. Дементьев агрофирмасы һәм "Низамов А. А." крестьян- фермер хуҗалыгы игенчеләренең дә тырышлыклары уңай бәяләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев