Авыл хуҗалыгы тег белән яңалыклар
-
Авылның киләчәген кайгыртып
Равиль Бикчуров моннан биш ел элек авыл өчен әрнеп, аз гына булса да ярдәмем тимәсме, авылны яшәтеп булмасмы дип, шушы җирлектә крестьян-фермер хуҗалыгы оештырып җибәргән
-
Авыл хуҗалыгын үстерүгә багышлаган Әмир Сабирҗанов юбилеен билгеләп үтте
Хезмәт ветераны, бар гомерен районда игенчелек тармагын, авыл хуҗалыгын үстерүгә багышлаган Әмир Сабирҗанов шушы көннәрдә үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
-
Чүпрәле терлекчеләре алты айга нәтиҗә ясады
Агросәнәгать комплексында терлекчелек тармагы һәрдаим игътибар таләп итә торган эш участокларының берсе. Район терлекчеләренең алты айлык эшенә йомгак ясаганда да шундый сүзләр еш кабатланды.
-
Чүпрәледә 4300 гектардан артык мәйданда үстерелгән күпьеллык үләннәр чабылды
Хәзер терлек азыгы әзерләүдә эшләүчеләр өчен тулы мөмкинлекләр ачылды.
-
Җәйләү җитте, терлекчеләр алдына яңа бурычлар куела
Терлекчелек өчен үтә дә җаваплы һәм зур сынау чоры булып саналган кышлату айлары ниһаять артта калды. Елның биш айлык нәтиҗәләренә күз салсак, районыбыз терлекчеләренең бу айларда ирешкән кайбер уңышларын да күрәбез. Бу хакта хуҗалык җитәкчеләре һәм баш белгечләр белән үткәрелгән киңәшмәдә дә тәфсилләп сөйләшенде.
-
Чүпрәле басуларында язгы кыр эшләре киң колач алды
Басуларда язгы кыр эшләре киң колач алды. Быел район игенчеләре 44072 гектар мәйданда чәчү үткәрергә тиеш. Аның 29128 гектарын бөртекле һәм бөртекле - кузаклы культуралар били. Бүгенге көнгә барлык мәйданның 9 процентында эш башкарылды. 3401 гектар мәйданда (12 %) бөртеклеләр чәчелде.
-
Терлекчелек белгечләре Тәтештә киңәште
Татарстан Республикасының Иделаръягы зонасына кергән сигез район делегациясе катнашындагы семинар - киңәшмә Тәтеш районының җаваплылыгы чикләнгән ""Колос" агрофирмасы" җәмгыятендә үтте. Рәшит Фәтхуллов Бирегә һәр муниципаль берәмлектән терлекчелек буенча баш белгечләр һәм авыл хуҗалыгы тормышын яктыртучы район журналистлары чакырылган иде. Кильдюшево авылы клубында аларны Тәтеш муниципаль районы башлыгы, якташыбыз, Кече Чынлы...
-
Чүпрәле терлекчеләре министр йөкләмәсен үти алырмы?
Исегезгә төшерәбез, үткән ел район тарихында беренче мәртәбә товарлыклы - сөтчелек фермаларындагы һәр сыердан уртача 5500 килограмм продукция җитештерелде.
-
Тынгысыз мал галиме
Авыл җирендә ветеринария хезмәткәреннән дә хөрмәтле һәм абруйлы кеше бармы икән?
-
Быел дементьевлылар алга чыкты
Бүген авыл хуҗалыгы предприятиеләренең машина - трактор паркларында иртәдән кичкә кадәр киеренке хезмәт кайный. Әле генә ап - ак карга төренеп яткан басулар да үз төсенә керде. Димәк, кыр эшләре башланырга да санаулы көннәр генә калып бара. Алда шундый олы мәшәкатьләр торганда, игенчеләрнең борчылулары да урынлы. Һава шартлары ничек килер,...
-
Чүпрәле игенчеләре зур сынауга әзерләнә
Шушы көннәрдә җаваплылыгы чикләнгән "П.В. Дементьев исемендәге агрофирма" җәмгыятенең Дуван бүлекчәсендә машина - трактор паркын язгы кыр эшләренә әзерләү буенча район семинары үткәрелде.
-
Мәхмутовныкылар сынатмас
Крестьян - фермер хуҗалыгы җитәкчесе Ильмир Мәхмутов белән машина - трактор паркында күрештек. Механизаторлар да биредә. Һәркем үз эше белән мәшгуль. Җитәкченең әйтүенчә, парктагы тракторлар да, тагылма агрегатлар да күптән төзекләндерелгән. Шуңа да карамастан, һәр хезмәткәр үзенә беркетелгән техниканы тагын бер кат күздән кичерә, майлау һәм көйләү чарасын күрә.
-
Чүпрәледә авыл хуҗалыгы алдынгыларын тәбрикләделәр
Ул көнне район аграрчылары үткән елгы эшләренә нәтиҗә ясау өчен район мәдәният йортына җыелды. Тантаналы чарага авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре, белгечләр, авыл җирлекләре башлыклары һәм инде гомерләрен игенчелектә яисә терлекчелектә эшләп үткәргән хөрмәтле ветераннар чакырылган иде.
-
Иң күп сөт савучы районнар исемлеге
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 2017 елның 6 гыйнварына буенча мәгълүматлары, республикада сөт җитештерү өлкәсендә лидерлар үзгәрешсез кала диярлек.
-
Чүпрәле терлекчеләре тәҗрибә өйрәнә
"Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының Шланга һәм Мунчәли филиалларында үткән чираттагы семинарда район терлекчеләренә күрсәтерлек эш тәҗрибәсе һәм уңай динамика бар иде.