Татарстанда армия хезмәтен Африка корпусында контракт буенча хезмәт итүгә алыштырып була.
Армиягә чакырылучылар хәрби хезмәтне контракт буенча хезмәт итүгә алыштыра ала һәм аларның 2,9 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү алу мөмкинлеге бар. Шуның 2,5 миллион сумы – Татарстан Республикасыннан, 400 мең сумы – Саклану министрлыгыннан.
Кандидат контрактны бер елга имзалый, бу вакытның ярты елын Африкага командировка тәшкил итә. Командировкага китәр алдыннан хәрби хезмәткәр берничә ай РФ территориясендә яши – барлык корал төрләрен үзләштерә, техника, гамәлләр тәртибе һәм тактик үзенчәлекләр белән таныша.
Татарстан Республикасында РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзү, өстәмә премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында белергә мөмкин. Шулай ук Казандагы Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә була. Адресы: Аэропорт урамы, 1/40; тел. (843) 221 44 52. Моннан тыш, «Батыр» үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, тел: 7 800 222 59 00. Башка төбәкләрдә яшәүчеләргә 8 800 222 59 00 телефоны буенча яки колл-үзәкнең 117 төбәкара номерына шалтыратырга кирәк.
Нет комментариев