Көн вакыйгасы

«Агроволга» халыкара күргәзмәсендә чүпрәлеләр дә катнашты

Традиция буенча күргәзмәдә җирле җитештерүчеләрнең продукциясе тәкъдим ителде.

Чүпрәлеләр «Агроволга» халыкара күргәзмәсендә үз продукцияләрен тәкъдим итте, югары дәрәҗәдәге һөнәри осталыкларын күрсәтте.

«Агроволга» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе ел саен төрле төбәкләрдән һәм илләрдән алдынгы җитештерүчеләрне, аграрийларны һәм авыл хуҗалыгы белгечләрен җыя.  Традиция буенча күргәзмәдә җирле җитештерүчеләрнең продукциясе тәкъдим ителде.

– «Агроволга»да катнашу — үзеңне таныту мөмкинлеге генә түгел, ә кыйммәтле тәҗрибә уртаклашу, яңа технологияләр белән танышу һәм эшлекле элемтәләрне ныгыту да ул,- дип билгеләп үтте социаль челтәрләрдә Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров.


Нет комментариев