Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Корбан гаете якынлаша

Мөселманнар өчен төп бәйрәмнәрнең тагын берсе – Корбан гаете якынлашты. Ә белгечләр исә корбанлык малны кайтартканда, сатып алганда сак булу кирәклеген әйтәләр.

Чүпрәле районы ветеринария хезмәте Корбан гаете көннәрендә һәм гомумән терлек сую һәм сату белән шөгыльләнүчеләргә түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәклеге турында искәртә.

–Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белән контрольдә тотылырга тиешле йөкләрне килештерүнең гамәлдәге тәртибе нигезендә хайваннар кертүне килештерергә кирәк, -диләр алар. 

Бу уңайдан гариза «Чүпрәле район дәүләт ветеринария берләшмәсе»нә (адресы: Иске Чүпрәле авылы, Сабантуй мәйданы урамы, 14нче йорт) языла. 

Хайванны сатып алганда бруцеллезга диагностик тикшерү нәтиҗәләре һәм аеруча куркыныч авыруларга (Себер түләмәсе, котыру һ.б.) вакцинацияләнгән булуы турындагы ветеринария-озату документы барлыгы-юклыгына игътибар итәргә кирәк.

Терлекләрне тоту һәм чалу урыны да карантин срогын үтәргә (72 сәгать) һәм бруцеллезга тикшерелергә тиеш. Сатып алынып та, мал-туар суелмыйча калып, аларны асрарга теләгән  очракта, гамәлдәге ветеринария законнары нигезендә, аларга  диагностик тикшеренүләр һәм вакцинация үткәрү һәм 21 көн карантинда тоту зарур.

Өстәмә мәгълүматлар өчен телефон: 8(84375) 2-24-77.

 

 

Теманы дәвам итеп

“Россельхознадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе чик буе ветеринария контроле дәүләт инспекторы Айвар Давлетшин:

 

– Корбан гаете бәйрәме һәм күпләп корбан чалу йолаларын уздыру сәбәпле, үтә дә сак булырга кирәк. Чөнки корбанлык малны халык күрше регионнардан да, якын-тирә авыллардан да сатып алырга мөмкин. Ә бу исә республикага йогышлы һәм инвазион авырулар, шул исәптән, хайваннар һәм кеше өчен уртак булган (ящур, себер түләмәсе, бруцеллез, туберкулез һ.б.)  авыруларны кертеп, аларны тарату чыганагы булырга да мөмкин.

Белгеч әйтүенчә, бу уңайдан барлык муниципаль районнар башлыкларына республика территориясендә рөхсәт ителмәгән корбан чалу, аларны сату һәм сую буенча катгый чаралар күрү турында тәкъдимнәр юлланган.

– Корбан чалу өчен махсус урыннар билгеләп, әзерлек чараларын күрергә кирәк,- ди белгеч. –Малларны рөхсәтсез сату урыннарында, таныш булмаган кешеләрдән, хайванның авыру булмавын дәлилләүче документларсыз сатып алмаска киңәш итәм, - ди Айвар Давлетшин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев