Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәледә комбайнчы 1400 килограмм бодай урлаган

Терлек азыгы әзерләү һәм урып- җыю чорында авыл хуҗалыгы продуктларының, ягулык- майлау һәм башка материал байлыкларның сакланышын тәэмин итү максатыннан район территориясендә "Уңыш" операциясе бара.

Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган әлеге чара барышында кайбер гражданнар кыңгыр эш кылганнары өчен "ятмә" гә дә каптылар. 31 июльнең кичке ун сәгатьләре тирәсендә, "Ак Барс- Чүпрәле" агрофирмасы комбайнчысы Матак авылы басуында эшләгәндә 13300 сумлык 1400 килограмм бодай урлый. Хәзер аңа карата Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 158 маддәсендәге 1 нче бүлекчә буенча җинаять эше кузгатылды. 6 августта, төнге икеләр тирәсендә Татар Бизнәсе авылында автомашина туктатыла. Тикшерү үткәрелгәннән соң ындыр табагыннан алты капчык борчак урланганлыгы ачыклана. 8 августта, Городище авылында "Ак Барс- Чүпрәле" агрофирмасында эшләүче механизатор үзенә беркетелгән комбайннан 80 литр ягулык урлый. Тиздән әлеге гражданнар кылган эшләре өчен закон каршында җавап тотачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы урак урлау