Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Календарьда дата

“...Ә хәзер һава торышы турында”

Россия метеорологлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен 1950 елдан башлап билгеләп үттеләр. Нәкъ шушы елның 23 мартында Бөтендөнья метеорология оешмасы төзелү турындагы конвенция үз көченә кергән.

Әлеге оешма составында 200ләп ил исәпләнә. Метеорологиянең төп бурычы - атмосфераның төзелешен һәм үзенчәлекләрен, шулай ук анда барган физик күренешләрне һәм процессларны системалы һәм киң кырлы өйрәнү. Язгы ташу вакытындагы күзәтүләрне һәр 4 сәгать саен ясарга кирәклеген дә исәпкә алсаң, шактый мәшәкатьле хезмәт бу. Халык хуҗалыгының төп тармаклары-авыл хуҗалыгы, авиация һәм башкалар өчен метеохезмәт зур әһәмияткә ия.

Чүпрәле метеостанциясе башлап район үзәгендә урнашкан була. 1992 елдан ул элеккеге аэропорт территориясенә күчерелә һәм хәзерге вакытта ул урнашкан җирлек республиканың көньяк-көнбатыш өлешендә санала. Бүгенге метеостанциянең бөтен жиһазлары да нигездән яңартылган, компьютерлаш-тырылган.

Реклама

-Бездә зур тәҗрибә туплаган кешеләр эшли. Мәсәлән, Вера Афанасьева-23 һәм Антонина Казакова 15 ел бертоташ, җаваплы хезмәт башкаралар. Башка хезмәттәшләребезнең дә эш стажлары биш елдан артып китә. Сүз уңаенда төрле елларда, төрле авырлыкларга да карамыйча, куйган фидакарь хезмәтләре өчен ветераннарыбыз Мәдинә Хисмәтуллова, Хасиятулла Арифуллов, Вера Петрова һәм Валентина Долговага рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә,-ди метеостанцияне 41 елдап артык җитәкләүче, хезмәт ветераны, Россиянең атказанган метеорологы Илья Арсентьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: календарьда дата