Балалар «Теләкләр чыршысы» Яңа ел акциясендә катнаштылар.
Бүген, 2023 елның 28 декабрендә, ТР Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров Иске Чүпрәле авылыннан Есения Ягашкина һәм Рамиль Нуртдиновның Яңа ел теләкләрен үтәде. Балалар «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясе кысаларында хат язганнар.
Балалар янына район башлыгы белән бергә Кыш бабай һәм Кар кызы килде. Марат Гафаров балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, сәламәтлек, укуларында уңышлар теләде.
- "Теләкләр чыршысы" - ул искиткеч акция, ул барыбызны да могҗизаларга ышандыра. Шуңа күрә могҗизаларга һәрвакыт ышанырга кирәк, алар һичшиксез тормышка ашачак - дип билгеләп үтте район башлыгы Марат Гафаров.
Теләк ителгән бүләкләр белән бергә балалар шулай ук тәм-томнар да алдылар.
Үз чиратында балалар үзләренең иҗади сәләтләрен Кыш бабайга һәм Кар кызына күрсәттеләр.
Нет комментариев