Татарстанның халык артисты, якташыбыз Рафаэль Ильясовның каберенә мәрмәр таш куелды
Көн вакыйгасы

Татарстанның халык артисты, якташыбыз Рафаэль Ильясовның каберенә мәрмәр таш куелды

Чарада Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов җитәкчелегендәге делегация дә катнашты.

Бүген, 2023 елның 29 сентябрендә, Казан шәһәрендә Татарстан Республикасының халык артисты, «Татарстан» радиосына ярты гасыр гомерен багышлаган якташыбыз Рафаэль Ильясов каберенә таш куелды.

Чарада Рафаэль Ильясовның якыннары, туганнары, аның белән бергә эшләгән хезмәттәшләре, татар зыялылары, эшлеклеләре, шулай ук, Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов җитәкчелегендәге делегация дә катнашты.

Рафаэль Ильясов гөлия Фәизова фотосыЧарада катнашучылар Рафаэль абый Ильясов эшләгән елларын искә алдылар, аның хезмәтенә, шәхес буларак, җырчы буларак үзенә олы бәя бирделәр.

Татарстан мөфтие ярдәмчесе, Галиев мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Мингәрәев мәрхүмнең рухына багышлап Коръән аятьләре укыды, дога кылды. Кабер ташы куелуның Мәүлид аеның җомга көненә туры килүен ассызыклады. Аннан соң таш өстенә ябылган җәймәне ачтылар, чәчәкләр салдылар.

Рафаэль Ильясов гөлия Фәизова фотосыКабер ташының эскизын Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нәҗип Нәккаш ясаган. Кабер ташын скульптор Эмиль Мөхәммәдуллин ясаган. Кабер ташында  Рафаэль Ильясов һәм аның тормыш иптәшенең тугралары ясалган. Ике кабер ташын тоташтырган ташта скрипка ачкычы ясалган анда гарәп телендә «Әлхәмдүлилләһ» дип язылган. Ташка ясалган нота билгеләре — «Олы юлның тузаны» җырының башы.

Кабер ташын эшләтүне Рафаэль Ильясовның якыннары, туганнары Альфред  һәм Альберт Шиһабетдиновлар башкарып чыкканнар. 

Кабер ташы алдында китап сурәте дә ясалган. анда язучы Рафис Корбанның аңа багышлап иҗат иткән шигырь юллары:"Син татарның җырчы кошы идең, Җанга шифа булды моңнарың, Халкың барда аның күңелендә, Мәңге тынмас-Синең җырларың", дип язылган. 

Рафаэль Ильясов гөлия Фәизова фотосыБелешмә

Рафаэль Ильясов — Татарстан Республикасының халык артисты, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе. 1939 елның 28 апрелендә Чүпрәле районының Түбән Чәке авылында туа. 1954-1958 елларда Казан музыка училищесында укый. 1958 елда Казан дәүләт консерваториясенең оркестр факультетына укырга керә, оркестр артисты һәм укытучы квалификациясен ала.
1963 елдан Пермь опера һәм балет театры оркестрында, 1964 −2005 елларда «Татарстан» радиосының музыкаль тапшырулар редакциясе баш мөхәррире вазифасында эшли. Радиодагы эшчәнлеген 2014 елга кадәр дәвам итә. Рафаэль Ильясов 9 декабрьдә Казанда вафат булды.

2019 елда Чүпрәледә аның 80 еллыгына багышланган кичә узды.

 


Нет комментариев