Апа-әбиләр, агайлар Скандинавия йөреше белән мавыга һәм әлеге шөгыльдән рәхәтлек таба.
Район үзәгендә, шулай ук, күпчелек авылларда да бер төркем хатын-кыз апа-әбиләр, агайлар Скандинавия йөреше белән мавыга һәм әлеге шөгыльдән рәхәтлек таба. Коршанга-Шигали авылы апа-абыйлары да моңа мисал булып тора. Төркемнең җитәкчесе авыл клубы мөдире–Ирина Рахманова.
–2025 елда без «Сәламәтлеккә һәм озынгомерлеккә адымнар» проектында катнашу өчен Татарстан Республикасы Рәисе грантына гариза бирдек һәм оттык. Грант язубызы да авыл өлкәннәренең мәнфәгатеннән, теләкләреннән чыгып эшләнде. Чөнки алар моңарчы да урамда таяклар белән йөри иделәр. Грант отуыбызны белгәч, без команда тупладык һәм Коршанга-Шигали авылы халкы белән шушы проектны гамәлгә ашыра башладык. Төркемебездә унлап кеше даими барлык чараларда катнаша.
Скандинавия йөрешеннән тыш, авыл клубында бию терапиясе белән дә шөгыльләнәбез. Бу юнәлешләр төркемебездә катнашучыларның физик һәм эмоциональ сәламәтлеген ныгытуга, аларның активлыгын арттыруга һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга ярдәм итә. Проектны әзерләүдә район мәдәният йорты хезмәткәрләре Гүзәл Бахитова һәм Виктория Волкова зур ярдәм күрсәттеләр. Алар материал тупларга, документларны дөрес рәсмиләштерергә булыштылар. Шулай ук, район ветераннар советы җитәкчесе Роза ханым Насыйбуллинага да рәхмәт әйтәсе килә.
Барлык эшләр дә аның җитәкчелегендә башкарылды. Әлбәттә, проектта катнашучы өлкәннәребезгә дә зур рәхмәт. Алар безнең төп көчебез һәм илһамландыручыларыбыз. Скандинавия йөреше һәм бию терапиясе белән генә уртак шөгыльләребез бетми–без сәламәтлеккә һәм озын гомерлелеккә юлыбызны тагын да дәвам итәчәкбез,-ди Ирина Васильевна.
Хәрәкәт итү өчен алар кичке вакытны сайлаганнар: мал-туар һәм кош-корт каралган, каралты-курадагы эш төгәлләнгән... Башта буыннарны язып җибәрү өчен күнегүләр ясыйлар һәм урам буйлап хәрәкәткә күчәләр. Атнасына берничә тапкыр шулай 1,5-2 чакрым чамасы юл уза алар. Хәрәкәт итүләре 1-1,5 сәгатькә сузыла. “Татарстан кроссы-2026” массакүләм ярышларда да әлеге төркемне күрергә мөмкин иде. Бердәм рәвештә алар йөгерүчеләр узасы юлны үттеләр.
Шушы чарада Скандинавия йөреше хакында сүз чыгуын да түземсезләнеп көткән булып чыкты апалар– бер-берсен бүлдереп, сөйли дә башладылар. Кайсы рәхәтләнеп йоклый башлавы белән бәхетле булса, арада кан басымы көйләнеп киткәннәре дә бар.
–Хәрәкәт итү үзенекен итә, кайткач изрәп йоклап китсең. Олыгайгач йокы кача бит ул. Ә без хәзер йокысызлыкның ни икәнен дә белмибез,-ди төркемнең иң өлкәне 78 яшьлек Николай Афанасьев.
–Тез буыннарым язылды, - ди Юлия Белкина да. –Үзем дә шаккаттым бу хәлгә.
–Сокланабыз гына. Бу апа-абыйлар – авылыбызның иң актив кешеләре, һәр эшне башлап йөрүчеләр, - ди Звезда авыл җирлеге башлыгы Виктор Кузнецов та. – Чын күңелдән әйтәм, авылыбызның тоткасы, һәр эштә янып-көеп йөрүче апа-абыйлар булганда, эшләргә күңел үсә. Һәр эштә оештыручы кешеләр кирәк бит ул.
Нет комментариев