Сабантуй бәйрәмендә «Туган як» һәм «Таван ен» газеталарына язылу оештырылды
Көн вакыйгасы

Сабантуй бәйрәмендә «Туган як» һәм «Таван ен» газеталарына язылу оештырылды

Язылучыларга бүләкләр тапшырылды

Бүгенге Сабантуйда «Туган як» газетасы редакциясе 2024 елның 2 яртыеллыгына язылу оештырды. 

Беренчеләрдән булып Яңа Чүпрәледән Радик Сафин газетага язылу рәсмиләштерде.

—Район газетасын элек-электән яратып укыдым, язылмыйча калганым юк. Быел менә Сабантуй бәйрәмендә язылу насыйп булган, — диде ул.

Шулай ук китаплар һәм балалар әдәбияты да сату оештырылды.

—Оныгым өчен алдым. Китаплар бик матур итеп эшләнгән, иң мөһиме татр һәм рус телләрендә,- ди Ульяновск шәһәреннән кайткан якташыбыз Рәшит Арифуллов.

Хөрмәтле дуслар! Райондашлар! 10-20 июньдә ташламалы язылу декадасы уза. Декадада катнашуыгызны сорыйбыз, почта бүлекчәләрендә, редакциядә һәммәгезне көтеп калабыз1

Хат ташучылар аша яраткан газетабызга язылырсыз дип ышанып калабыз!


Нет комментариев