Ни өчен электрон хезмәтләр уңайлырак?
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә алуның өстенлекләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
а) хезмәтләр алу белән бәйләнгән мәгълүматны һәркем ала ала;
б) дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне алу процедураларын гадиләштерү;
в) хезмәтләр алу белән бәйләнгән вакытлы чыгымнарны киметү;
в) гражданинга аның гаризасы буенча эшнең һәр этабында хәбәр итеп тору;
г) дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне өй яки эш компьютерыннан тапшыру турында гариза бирү мөмкинлеге;
д) электрон документлар әйләнеше системасын кертү нәтиҗәсендә бюрократик киртәләрне бетерү;
е) түрәләр белән шәхси аралашканда килеп туучы коррупция куркынычын киметү.
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә алу өчен дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә кирәк.
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы – бу дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә бирүне тәэмин итүче дәүләт мәгълүмат системасы, шулай ук Интернет челтәреннән файдаланып тарату өчен билгеләнгән, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр реестрын алып баруны тәэмин итүче дәүләт һәм муниципаль мәгълүмат системаларында урнаштырылган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр турындагы мәгълүматларга гариза бирүченең керә алуы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев