Тракторлар ТР Муниципаль берәмлекләр Советы тарафыннан бирелә торган грант ярдәме хисабына тапшырылды.
ТР Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, бүген, 2023 елның 15 сентябрендә, тантаналы рәвештә авыл җирлекләре башлыкларына яңа трактор ачкычларын тапшырды.
Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының авыл җирлекләренә грантлар бирү конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләр арасында Чүпрәле районының дүрт авыл җирлеге Звезда, Иске Шәйморза, Село-Уби һәм Алешкин-Саплык авыл җирлекләре бар.
Марат Гафаров авыл җирлекләре башлыкларын әлеге җиңүләре белән котлады һәм эшләрендә уңышлар теләде.
- Һәр ел саен Татарстан Республикасы Рәисенең ярдәме белән авыл җирлекләренә әлеге техниканы сатып алу өчен финанс чыгымнары бүлеп бирелә. Быел безнең район өчен дүрт МТЗ 82 тракторы каралган. Чүпрәле районында барлыгы 15 авыл җирлеге трактор белән тәэмин ителгән. Трактор-авыл җирлекләре өчен алыштыргысыз техника. Тракторларның ватылмыйча эшләүләрен, кешеләргә хезмәт итүләрен телим, - диде Марат Ринат улы ачкычларны тапшырганда.
– Чын күңелдән рәхмәт сүзләрен генә әйтә алам, бу техника безгә бик кирәк, - ди Звездай авыл җирлеге башлыгы Марина Денисова. Безнең авыл җирлегендә биш торак пункт бар. Тракторның янгыннарны сүндерүдә түгел, ә территорияләрне төзекләндерүдә күбрәк файдалы булуын телим.
Илһамия Мохитова, Иске Шәйморза авыл җирлеге башлыгы:
- Бу техника безнең торак пункт өчен бик кирәкле. Без моны озак көттек һәм республика һәм район җитәкчелегенә бик рәхмәтле!
Ачкычларны тапшыру тантанасы Село-Уби авыл җирлегендә узды. Тантанадан соң авыл җирлекләреннән тракторчылар тракторларга утырып, билгеләнгән урынга киттеләр.
Нет комментариев