Чүпрәлеләр Казанда ярминкәдә катнашты
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләр Казанда ярминкәдә катнашты

Көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре декабрь азагына кадәр һәр шимбә кадәр узачак.

Районыбызның авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре, КФХ, шәхси эшмәкәрләр, авыл җирлекләре башлыклары үткән шимбәдә Казанда ярминкәдә катнаштылар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, барлыгы Казан халкына 2 млн 600 мең сумлык авыл хуҗалыгы продукциясен саттылган.

Быел да, традиция буенча, чүпрәлеләр Киров районының Батыршин урамы киселешендәге мәйдандагы мәйданчыкта урнашканнар. Авыл хуҗалыгы продукциясенең зур ассортименты тәкъдим ителгән. Барлык чатырлар да матур итеп бизәлгән, ярминкә мәдәният хезмәткәрләренең җырлы-моңлы чыгышлары белән үрелеп барган.

Искәртеп үтәбез, көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре декабрь азагына кадәр һәр шимбә кадәр узачак. 

Дәвам итеп

Беренче көзге ярминкәдә шәһәр халкы 54 млн сумлык продукция сатып алган. Ярминкәләр Казанның барлык районнарында 14 мәйданчыкта узачак. Анда Татарстанның 22 муниципаль районы һәм республиканың агросәнәгать комплексының 16 оешмасы вәкилләре катнашкан.


Нет комментариев