Чүпрәлеләр бүген Казанда мәдәни-күңел ачу программасын тәкъдим итәчәк
Чарадан турыдан-туры трансляция оештырылачак.
Бүген, 2023 елның 14 сентябрендә, Казандагы "Московский" мәдәният үзәгендә мәдәни-күңел ачу программасын Чүпрәле муниципаль районы тәкъдим итәчәк.
16.00 сәгатьтә күргәзмәләр, мастер-класслар, интерактив мәйданчыклар ачылачак, анда Чүпрәле районында яшәүче халыкның гореф-гадәтләре һәм йолалары күрсәтеләчәк. «Московский» үзәге фойесында шулай ук чуваш, татар-мишәр халыкларының милли ашлары презентациясе узачак. Чарага килүчеләрне районның татар һәм чуваш халык коллективлары каршы алачак
18.00 сәгатьтә сәхнәдә Чүпрәле районы осталары һәм үзешчән сәнгать коллективлары катнашында «Балкы син, Чупрәләм!» мәдәни-күңел ачу программасы тәкъдим ителәчәк.
Чарадан турыдан-туры трансляция шушы сылтама буенча оештырылачак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев