Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәлегә эшлекле сәфәр белән РФ Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин килде

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров белән бергә алар берничә социаль әһәмиятле объектта, аерым алганда, мәгариф учреждениеләрендә милли проектлар, дәүләт программалары нигезендә башкарылган эшләр белән таныштылар.

Районга эшлекле сәфәр белән РФ Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин килделәр. Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров белән бергә алар берничә социаль әһәмиятле объектта, аерым алганда, мәгариф учреждениеләрендә  милли проектлар, дәүләт программалары нигезендә башкарылган эшләр белән таныштылар.

Яңа ашханә һәм “Үсеш ноктасы”

Кунакларның эш сәфәре Түбән чәке урта мәктәбеннән башланды. Әлеге мәктәп бинасында агымдагы елда азык-төлек блогы яңартылды. Шундый ук эшләр тагын Хорновар-Шигали урта мәктәбендә дә эшләнде.

Түбән Чәке урта мәктәбе 1992 елда сафка баскан. Бүгенге көндә анда 60ка якын белем ала. Мәктәп директоры Айсылу Шиһабетдинова әйтүенчә, бина сафка басканнан бирле мондый күләмдәге яңарту эшләрен әлегәчә күрмәгән. Барлык эшләрне дә “ПМК 5” оешмасы башкарган.

–Ашханәбез тулысынча яңа төсмер алды. Төзүчеләр дә вакытында, тиз һәм сыйфатлы итеп эшләделәр. Өстәл, урындыклардан тыш, азык-төлек блогында бар җиһаз да яңартылды. Барлыгы 2 млн сумга якын күләмдәге эшләр эшләнде,-ди Айсылу ханым.

Үзгәрешләргә пешекчеләр дә бик шат. 2005 елдан биредә хезмәт куючы Резидә ханым Забирова әлеге уңайдан олы рәхмәтләрен җитәкчеләргә белдерде.

“Барысы да яңа, плитәләр әйбәт эшли, ризыкны көйдерми, тәмле итеп пешерә, савыт-сабаны юар өчен да җиһазлар яңа. Барысы да яңа, эшлисе генә килеп тора”,-ди.

Түбән Чәке урта мәктәбеннән соң, кунаклар Городище урта мәктәбендә булдырылган «Үсеш ноктасы» үзәген карадылар. Әлеге үзәк нигезендә физика, химия һәм биология кабинетлары яңартылган. Белем бирү учреждениесендә 70 бала белем ала.

Әлеге предметлар буенча мөгаллимнәр Иван Копьев, Сергей Тарасов:  “Дәресләрне кызыклы итеп, тәҗрибәләр үткәрү өчен махсус лаборатор кирәк-яраклары, ноутбуклар, җиһазлар кайтты. Барысы да яңа, заманча технологияләрне балалар белән үзебез дә өйрәнәбез”,-диләр.

Реклама

“Үсеш ноктасы” үзәкләрен булдыру 2018 елдан башланган иде. Шуннан бирле районда, агымдагы елгылары белән 11 мәктәп базасында информатика, технология, физика, химия, биология кабинетлары яңартылды, шахмат зоналары булдырылды.

Гуманитар ярдәм җыйдылар

«Созидание» яшүсмерләр клубында бу көннәрдә махсус хәрби операция зонасында катнашучы райондаш егетләребезгә гуманитар йөк тупланды. Әлеге ярдәмне булдыручылар, волонтерлар, матди ярдәм күрсәтүче игелекле кешеләр белән дә очраштылар кунаклар.

Чарада кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр дә катнашты. Максим Топилин, Марат Гафаров, Марат Сәмигуллин аларның хәрби көнкүрешләре белән кызыксындылар.

–Бүген батыр егетләребез нацизм белән көрәшкә бастылар. Илебез мәнфәгатьләрен яклыйлар, якты киләчәк өчен көч куялар. Безнең бурыч исә– аларны, якыннарын кайгырт,-дип билгеләп үтте РФ Дәүләт Думасы депутаты.

Җитәкчеләр гуманитар ярдәм тупланмалары белән таныштылар. Актив җәмәгать эшлеклеләренә һәм хәйриячеләргә: Виктор Марковка, Айсылу Мәхмүтовага, Альберт Сөләймановка, Владимир Петровка, Виктор Петуховка Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Яшь сайлаучылар белән очрашу, гражданнарны кабул итү

“Ел саен илебездә мөһим вакыйга –сайлаулар уза. Алдагы елларда да Россия Президенты, Татарстан Рәисен, Дәүләт Дкмасына, Дәүләт Советына сайлаулар кампаниясе үткәреләчәк. Очрашуның максаты да шушы сайлауларда яшь сайлаучыларның катнашу мөһимлеген аңлату. Сайлауларның нәтиҗәлелеге илебезнең якты киләчәген билгели”,-диде Максим Топилин.

 –Татарстанда 80 мең яшь сайлаучы бар. Безнең районда алар–184әү. Агымдагы елда өстәмә сайлауларда беренче тапкыр шуларның өчесе катнашачак. Уңышлар сезгә!,-дип билгеләп үтте район башлыгы Марат Гафаров.

Эш сәфәренең ахырында район хакимиятендә гражданнарны кабул итү узды. Чүпрәлеләр депутатка башлыча юл мәсьәләрен хәл итү белән мөрәҗәгать итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев